Бу Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында сәламәтлек мәсьәләләренә багышланган дүртенче «кайнар линия». Бу юлы ул хатын-кыз, гаилә тормышының иң әһәмиятле һәм мөһим чорларының берсенә багышлана. Бу вакытта үз сәламәтлегеңне игътибар белән күзәтү, кирәк булса, үз вакытында ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итү бик мөһим.
Йөклелек чорында хатын-кызларга медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелүе, шул исәптән тикшеренү төрләре, планлы медицина ярдәме күрсәтүнең этапларын билгеләү критерийлары һәм йөкле хатын-кызларны акушерлык стационарларына урнаштыру тәртибе турында барлык кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк. Моннан тыш, йөклелек һәм бала табу чорында өзлегүләр вакытында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе буенча консультацияләр ала аласыз.
Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны аша алырга мөмкин булачак.
Шулай ук мөрәҗәгатьләр 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсендә түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm