11 июльдән 10 августка кадәр бөтен республика территориясендә “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив-профилактик чара үткәрелә.
Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте. Әлеге чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешы куллану буенча административ хокук бозуларны булдырмау.
Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, транспорт белән идарә итүче юлда барганда куркынычсызлык каешы тагарга һәм пассажирлардан да шуны таләп итәргә тиеш. Әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләрне ачыклау автомат режимда да башкарыла һәм гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Куркынычсызлык каешы ни өчен кирәк? Тикшерүләр күрсәткәнчә, алар юл-транспорт һәлакәте вакытында һәлак булу һәм җәрәхәтләр алуны киметә. Машина әйләнгән очракта куркынычсызлык каешы исән калуга ышанычны биш тапкырга арттыра.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар үткәрәләр, куркынычсызлык каешы такмаучыларны административ җаваплылыкка тарталар. 2022 елның 6 аенда – 806, 11 июльдән 19 июльгә кадәр генә дә 36 кеше 1000әр сум штраф түләгән.
Ә пассажирлар? Алар арасында да юл хәрәкәтенең бу кагыйдәсенә игътибарсыз караучылар бар бит.
– Аларга 500 сум штраф түләргә туры килә, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре.
Үзләре генә түгел, машина салонында балаларын да махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы такмыйча йөрткән кешеләр бар. Аларны барлау өчен районда “Тоннель” чаралары үткәрелә. Юлда гына түгел, балалар бакчалары яннарында да ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрергә була.
– Әгәр баланы махсус утыргычсыз йөртсәләр, 3000 сум, утыргыч була торып та, куркынычсызлык каешын такмасалар, 1000 сум штраф салына, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Әмма эш штрафта гына түгел. Куркынычсызлык каешы тагу, беренче чиратта, үзебезнең, балаларыбызның куркынычсызлыгы өчен кирәк.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез, игътибарлы һәм сак булыгыз, исән-имин йөрегез, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.
Гөлсинә Зәкиева