Кайда сез, Арча герчеләре?

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Мин бу сорауны биргәндә гер күтәрүнең  классик төре белән шөгыльләнүчеләрне күздә тотам.

2000нче елларга кадәр республикада Кукмара, Азнакай районнары лидер булдылар. Шуннан соң безнең районда Фаил Һадиев, Вадим Степанов үсеп чыкты. Республика ярышларына команда кую мәҗбүри.  Сабантуйда саллы бүләкләр, хөрмәт. Чибәркәй медаль кидерә, чәчәк бүләк итә. Шунда ук спорт комитеты рәисе Равил Хәйруллин: “Егетләр, бүләкләр яхшы, ярышка барабыз”, – ди.  Ә ярыш бәрәңге алганда. Менә шулай команда туплана. Герне дөрес тотарга ярышта өйрәнеп кайттык.

Шуннан соң Рамил Дусекеев, Искәндәр Шәехов алмашка чыкты. Егетләр югары уку йортында укыганда да Арча өчен чыгыш ясадылар. Фаил ике мәртәбә дөнья чемпионы булды. Егетләр Америка, Италия, Белоруссия залларында чыгыш ясадылар, 10–11 мәртәбә мастер нормасын үтәделәр. Тик, Россия беренчелегендә катнашмагач, ул исем бирелмәде. Егетләр укып бетерделәр, эшкә урнаштылар һәм югалдылар. Алар шөгыльләнә торган залга рөхсәт бетте, эш акчага төртелде. Сабантуйда да нәтиҗәләр түбән тәгәрәде. Тик Мөдәрис Мөхәммәдиев кенә формада  тора. Ярый әле хатын-кызлар күтәрә. Нәтиҗәләре дә яхшы. Техника һәм сулауны тәртипкә салганда нәтиҗәләре бермә-бер артыр иде.

Ярар, берәүләр олыгайган, ә яшьләр  кая? Элек мәктәп төзелде, штанга, герләр комплекты кайтты. Трактор тимерләре белән маташкан малайлар тимер уенына тартылдылар.

Яңа Кырлай мәктәбендә гер тота белмәгән үсмер калмагандыр. Осталыкка кандидат нормасын да үтәделәр. Физкультура укытучысы Илфат Шакиров үзе күп еллар район чемпионы, республика призеры булды.  Балаларның көчле һәм йомшак якларын белеп тиешле йөкләмә бирә белде. Мин үзем дә 30 ел мәктәп спорт залында шөгыльләндем.

Ә хәзер заллар бикләнде. Укучыларга анысы ярамый, монысы ярамый дип, тимер-томырлар (герләр, штанга) җыеп бикләнде. Ә сәламәт  буынны ничек үстерергә? Кешенең җелеге канны эшли. Җелек яхшы булсын өчен сөяккә нәкъ мускулга биргән кебек көчәнеш кирәк. Аның өчен мускулның  тирәндәге катламы эшләргә тиеш. Моны инде тимер уены хәл итә. Кайберәүләр буй кыска кала, ди. Анысы инде генетика. Әнә, Кичиманов 11 яшьтән шөгыльләнә, буе 190 сантиметр. Малай штангага 10 яшьтә килә, Юрий Захаревич 18 яшьтә  250 килограммнан артык күтәрә, буе 180 сантиметр.

Ә гер спорты, соңгы елларда бөтен дөньяда активлашты, аерата хатын-кызлар арасында тал чыбыгы кебек кызлар ирләрне уздырып та җибәрә. Нәтиҗәләрен интернеттан табарга була. Татар кызлары да яхшы күтәрделәр Европада. Узган елның май аенда Казанда Европа беренчелеге узды. Димәк, этәргеч бар. Районның лидерлыкны кире кайтару мөмкинлеге зур. Яшьләрне тарту өчен, бәлки, мәктәпләрдә, клубларда семинарлар уздырырга кирәктер. Әгәр гер спорты, мин классик төрен күздә тотам, татарча көрәш шикелле пропагандаланса, бик зур уңышларга ирешер иде.

Кайбер, элеккеге гер күтәрүчеләрдән, ник ташладың, дип сорыйм. Эш киеренке, вакыт юк, дигән җавап алам. Җавап дөрес түгел. Үземнең һәм башка ветераннар тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Вакыт түгел, ә энергия җитми. Энергия булдыру өчен күнегүләр һәм күнегүләр: физик, психофизик һәм психик күнегүләр.

Апрель башында узган Россия беренчелегендә ветеран спортчы Валентина Алферова 30 минут эчендә 16 килограммлы герне 634 мәртәбә күтәрде. Мамадыш районыннан Светлана Ханова 55–59 яшьлекләр арасында 12 килограммлы герне 244 мәртәбә, озын циклда 119 мәртәбә күтәрде. Эшли, өйдә хуҗабикә. Вакытны таба.

Минем уйлавымча, гер спорты, классикамы, фитнесмы, районда үзенең лаеклы урынын табар. Чөнки бер шөгыльләнгән кеше аны ташлый алмый, ә шартын гына көтә.

Тәбрис Шакиров,

ветеран спортчы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International