Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына шәхси рәвештә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.
Район прокуратурасына килгән гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрен анализлаганнан соң, башкару производствосы законнарының бозылуы турындагыларының артуы күренә. 2022 елның 6 аенда әлеге мәсьәлә буенча 45 мөрәҗәгать алынды, шуларның 8е нигезле дип табылды. Узган ел шул чорда район прокуратурасына шундый 22 мөрәҗәгать алынган иде.
Шуларны исәпкә алып, мөрәҗәгатьләрне объектив карау һәм хәл итү, башкарма производство турындагы законнарны бозуларны бетерү максатларында район прокуратурасында әлеге мәсьәлә буенча, Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлекчәсе җитәкчесе белән бергәләп, гражданнарны кабул итү оештырылды.
Гражданнарны кабул итү 2022 елның 16 августын да кертеп, һәр атнаның сишәмбесендә Арча районы прокуратурасында Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1нче йорт адресы буенча, эш көннәрендә дүшәмбе–пәнҗешәмбе 8 сәгатьтән 17 сәгатькә, җомга 8 сәгатьтән 15.45 сәгатькә (төшке аш 12 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) кадәр үткәрелә.
Р.Йосыпов,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
кече юстиция киңәшчесе