Прокуратура аңлата

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифлар планлы рәвештә үзгәртелде.

Күпчелек муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 6,2  проценттан артмаячак.

2022 елның 1 июленнән   республика территориясендә билгеләнгән тарифлар түбәндәгечә:

газ: куб.м. га 6 сум 25 тиен

электр: бер ставкалы тариф – квт/сәг. 4 сум 30 тиен; авыл җирендә – квт/сәг. 3.01 сум; шәһәрдә электр плитәләре яки электр белән җылыту җайланмалары белән квт/сәг. 3 сум 20 тиен.

Каты көнкүреш калдыкларына:

күп фатирлы йортларда – бер кешегә 99 сум 93 тиен, шәхси йортларда – бер кешегә 108 сум 40 тиен.

Коммуналь хезмәтләргә түләүләр арту чистарту корылмаларын, җылылык үткәргечләрне һәм насос станцияләрен, су белән тәэмин итү объектларын үзгәртеп кору һәм яңарту эшләре белән бәйле.

Әгәр гражданинның торак һәм коммуналь хезмәтләре өчен түләү бәясе гаиләнең уртача кеременең 21 процентыннан артып китә икән, ул субсидия алу өчен социаль яклау органына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге хокук Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елның 17 ноябрендәге “Татарстан Республикасында 2022 елга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турында”гы карары белән беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International