Без, Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче районнары укытучылары, Мәскәүгә сәяхәткә бардык. Аны мәгариф профсоюзының Арча территория оешмасы оештырды. Тур Мәскәүне автобустан карап үтү белән башланды.
Кызыл Мәйдан, Кремль, Мавзолейны карап уздык, Мәңгелек ут янында караул алышынуын күзәттек, Җиңү паркында башка урыннарда, булдык, Россиянең эре Мемориаль комплексын карадык.
Программада “Царицыно” һәм “Коломенское” музей-тыюлыклары буйлап җәяүле экскурсияләр дә бар иде, Алексей Михайлович сараен да күрдек. Иске Арбат буйлап йөрдек.
“Мәскәү утлары” дип аталган автобус белән экскурсия һәм Мәскәү елгасы буйлап сәяхәт аеруча ошады. Елга трамвае безне Мәскәүнең төп ял итү урыннары буйлап йөртте, Россия башкаласының истәлекле урыннарын күрдек.
Әлеге сәяхәт безгә бик ошады. Ватаныбыз тарихы турында тагын да күбрәк белдек, оештыручыларга рәхмәт!
И.Миңһаҗева, Г.Шәкүрова,
Лесхоз урта мәктәбе укытучылары