«Өскә!» Республика конкурсы башлану турында

2022 елның 12 августы, җомга

Ел саен Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән «Өскә!» (алга таба – Конкурс) Республика конкурсын үткәрә. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм тәҗрибә туплау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Катнашу өчен гаризалар Конкурс сайтында кабул ителә: http://www.rezervrt.ru/vverx/.

2022 елда конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, ике ил гражданлыгы булмаган, республиканың дәүләт телләрен белүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

Конкурс этаплап үткәрелә. Беренче этап кысаларында заявка кампаниясе һәм тутырылган анкеталар буенча кандидатларны читтән торып сайлап алу бара. Икенче этап кысаларында конкурсантлар өчен үсеш программасы, конкурс процедуралары һәм стажировка булачак. Өченче этапта республика җитәкчелеге катнашында Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалга чыгучылар Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу һәм профильле министрлар белән шәхсән очрашу, шулай ук файдалы танышу һәм фикердәшләрнең ышанычлы командасында булу мөмкинлеге алачак.

420021, Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 нче йорт, тел.: (843) 222-91-50, факс: (843) 222-91-51.E-mail: mdmrt@tatar.ru http://minmol.tatarstan.ru 

Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүмат Конкурс сайтында урнаштырылды: http://www.rezervrt.ru/vverx/.

Элемтә өчен җаваплы зат – Фәттахетдинова Эльнара Илдар кызы, тел.: 8 937 520-78-15, rezervrt@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International