Авылдашлар очрашты

2022 елның 12 августы, җомга

Күлтәс авылында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән авыл көне үтте. Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң.

Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде күбесе туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Бәйрәмнәр исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.

23 июль көнне бу бәйрәм Күлтәс авылында гөрләп узды. Авыл көне изге ният белән башланды – вафат булган якыннарын, туганнарын искә алып алар рухына дога кылдылар.

– Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде, – диде авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаков. Авылда башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында да мәгълүмат бирде. Авылдашыбыз Рафаэль Йосыпов, Илһам Шәяхмәтов, кайткан мәртәбәле кунакларыбыз да чыгыш ясадылар. Бәйрәм барышында авылның тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм оештыруда башлап йөрүче егетләребез – Илнур, Зөлфәт, Фәнискә, кызларыбыз – Чулпан, Миләүшә, Лилиягә, Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә, барлык оештыру эшендә катнашкан, матди ярдәм, бүләкләр тапшырган авылдашларга рәхмәтебез чиксез. Авылдашыбыз Рузалия, Гөлнәзирә апалар, Эльмира ханым тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Мөдәрис Фатыйхов ясап биргән матур, нык өстәлләр артында, очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар. Авылыбыз халкы һәм кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады. Авылның кияү-киленнәре дә сыната торганнардан түгел, җыр-биюгә осталар, һәркайсы үзенең һөнәрен күрсәтте. Бу көнне яңгыраган җыр-моң, дәртле биюләр, чишмәләрдән челтерәп аккан су тавышыдай гармун-тальяннардан агылган моң бүләк итүчеләр үз авылыбызның сәхнә осталары, кайткан кунаклар булды. Ветераннарның “Мирас” хоры башкарган җырлар көчле алкышларга күмелде. Кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Балалар өчен милли көрәш тә оештырылды. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәде, мәйдан гөр килде. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.

Авыл халкы пылау белән дә сыйланды. Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә! Күлтәслеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International