Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә.
Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре агитбригада төркеме булдырып, басу-кырларга, ындыр табагына концерт программалары белән чыга.
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада үз эшен башлап җибәрде.
“Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән сәнгать осталары “Яңарыш” хуҗалыгының Иске Чүриле авылы ындыр табагында эшләүчеләрне дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерделәр.