Районда халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр эшләнә. Авылыбызда федераль программа нигезендә спорт мәйданчыгы төзелү шуның бер мисалы. Хәсәншәех элек-электән батыр көрәшчеләре, гер күтәрү осталары белән дан тоткан авыл. Яшьләребез хоккей буенча алдынгылыкны бирми. Спорт сөйгән авылда мондый мәйданчыкка сорау зур иде.
Әлегә кадәр шәһәрләрдәге спорт мәйданчыкларына бик кызыгып кайта идек. Үткән ел бик уңайлы, иркен мәйданчык үзебезнең авыл уртасында пәйда булды. Мәйданчыкның урыны авыл үзәгендә булу, балалар, яшьләр, олылар өчен бик уңайлы. Балалар да, яшьләр дә рәхәтләнеп төрле уеннар уйный анда хәзер. Теләгән кешегә тренажерларда да шөгыльләнергә мөмкинлек бар.
Спорт мәйданчыгы ачылу – авылыбыз халкы өчен бик зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Хәзер авыл халкына да буш вакытны файдалы итеп үткәрергә, сәламәтлекне ныгытырга, спорт буенча уңышларга ирешергә мөмкинлек тудырылды.
“Кояшкай” ял лагерена йөрүче балалар өчен дә ул искиткеч урын булды, ә балалар өчен оештырылган сабантуйда мәйданчык гөрләп торды. Йомырка кабып йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату, әйбер кисү һ.б. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар үткәрелде. Спорт мәйданчыгы көндез балаларның яраткан урыны булса, кичен яктыртылган мәйданчыкта яшьләр шөгыльләнә. Авылга яңа төсмер, ямь өстәп торучы бу спорт мәйданчыгын төзүдәге ярдәмнәре өчен без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, авылдашыбыз Марат Әхмәтовка, районыбыз башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтле. Замана таләпләренә туры килеп эшләнелгән спорт мәйданчыгы озак еллар хезмәт итсен.
Тәнзилә Нуриева, Хәсәншәех авылы