Безгә Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина борчылып мөрәҗәгать итте.
– Түбән Мәтәскә авылына чишмәгә суга килүчеләр күп, – дип сөйләде ул. – Килсеннәр, суыннан файдалансыннар. Без моңа шат кына. Әмма ник чүпне чишмәгә суга килгән җирдә ташлап калдыралар?! Алар артыннан кем чүп җыярга тиеш?! Чүбеңне үзең белән ал. Юл уңаенда чүп контейнерына сал. Кыен эш түгел бит! Бүген Рузилә чишмәсе яныннан кызым белән чүп җыеп йөрдек. Адәм көлкесе! Чишмә янын пычрату бернинди кагыйдәгә дә сыймый. Тәртипле, аңлы булыйк. Гөнаһын кая куярсың...
Нурзидә ханым бик урынлы мәсьәләне күтәрә. Бу бер Түбән Мәтәскә чишмәсенә генә кагылмый. Кая барсаң – шунда чүп. Табигать кочагына чыгасыңмы, су коенырга барасыңмы, җиләк җыясыңмы... чүп, чүп... Зиратка барсаң да шул хәл. Халыкта зират эченә алып кергән әйберне кире алырга ярамый дигән сүз бар. Әмма синең арттан кем җыештырып йөрергә тиеш соң?! Бу үзе ярамый торган гамәл түгелме! Зиратта да су шешәләре аунап ята. Кабергә чәчәкләргә су сибәргә зур пластик савытларны алып баргансың икән, үзең белән ал, зиратка тагын су алып барырсың, кирәкмәсә, юл уңаенда чүп контейнерына салып була. Балалар бакчасыннан тирә-юньне пычратмаска, табигатьне сакларга өйрәтәләр, ә чынбарлыкта?! Нурзидә ханым әйтмешли, гөнаһыннан куркырга кирәк.