Чишмә – җанлы бит ул

2022 елның 12 августы, җомга

Авылыбызда шундый шәхесләр яшәгәндә, Шушмабашыбыз әле чәчәк атар! Без, яшьләр дә, табигать сагында торган шундый олы йөрәкле кешеләрдән үрнәк алып, аларның дәвамчылары булып үсәргә тиешбез.

 “Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм. Шуңа күрә сөям аны җаным-тәнем белән”, – дип шагыйрь сүзләре белән башлап китәм бу язмамны. Габдулла Тукай шигырь юлларын туган авылы Кушлавычка багышлаган булуына карамастан, бу сүзләр, минем өчен, нәкъ авылым Шушмабаш турында яңгырый сыман. Чөнки авылыбыз челтерәп аккан инеш-чишмәләргә бик бай. Аларның һәрберсе үз, чал тарихлы, серле, гүзәл. Шуларның берсе – “Габделхәй” чишмәсе.

Чишмә үзенә нигез салучысының исемен йөртә. Ул – Габделхәй Шәймәрданов. Авылдашыбыз урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лаеш шәһәрендә агрономия көллиятендә укый. Соңрак, югары белем алу максатыннан, Казан федераль университетына керә. Күп еллар буе баш агроном хезмәтен башкара, Шушмабаш авыл Советы рәисе булып та эшли. Шулай гөрләтеп тормыш алып барганда, аяз күктә яшен чатнагандай була. Габделхәй абый берсе артыннан берсе инсульт, инфаркт кичерә. “Авырудан соң йөри, сөйләшә алмадым”, – дип искә ала ул. Вакытында дәвалану белән Габделхәй абый берәр елдан тернәкләнә, аягына баса. Шул вакытта дингә тартыла башлый. 2005–2010 елларда “Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсе”ндә белем ала.

Авырган чакларында авылдашым күңел тынычлыгы эзләп якын тирәдәге бер чишмәгә төшкәли торган булган. “Аны чишмә дип атамассың да, кечкенә бер улак иде инде ул”, – ди ул үзе. Шул вакыттан Габделхәй абый шушы улакны тергезү хыялы белән янып яши башлый. Һәм инде 2001 елда урамдашлар, авылдашлар белән берлектә чишмәнең башлангыч җирен табып, ташлар белән тергезеп куя. Эш башланды, артка юл юк. Аннары сәламәтлеге ныгыгач, Габделхәй Шәймәрданов үз көче белән чишмәне “баетуны” дәвам итә. Озакламый айлы манара калкып чыга.

Бүгенге көндә чишмә авылыбыз хаклкының шифалы төче су чыганагы, күңел киеренкелеген дәвалау урыны. Кайткан кунаклар да чишмәнең гүзәллегенә соклану өчен генә булса да аның янына төшми калмыйлар.

Габделхәй абый үзе дә: “Авылга кайту белән, йортның ишеген ачып, өйдәгеләрнең исәнлекләрен белешәм дә, туры чишмәгә төшеп китәм”, – ди.

Бу изге эшенең чиге юк. Габделхәй абый чишмәгә төшү юлына таш түшәп, күпер салырга хыяллана.

“Хәзер бит яшьләр арасында мәхәббәт дәлиле итеп күперләргә йозак элү киң таралган. Бәлки, шуның белән аларны мондый изге гамәлләрдән читтә йөрмәскә дәшеп булыр”, – ди ул.

Шулай ук дин әһеле буларак, аның максатлары арасында – суны шифаландырып, күңелне сафландырып чишмәдә Коръән укыту.

Яшь буынга киңәшләрегез, җиткерәсе килгән сүзләрегез бардыр дигәч, Габделхәй абый: “Табигать-ананың кадерен белеп, аның тәмен, ямен тоеп яшәргә өйрәнергә кирәк һәммәбезгә. Тирә-юнебезгә игътибарлы булып, сулыкларыбызны торгызу һәм саклауга көчебезне юнәлдерик. Чишмә – җанлы бит ул, аны кыерсытмыйк. Тормыш вәсвәсәләренә бирелеп, күңел пакьлегебезне югалтмыйк. Илһамлы, динле булып, ихлас, чиста күңелле бәндәләр булып яшик”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International