Курса разъездында яшәүче 13 бала – 9 малай, 4 кыз (14 булган, берсе үлгән) анасы Гөлфирә Каюмова белән очрашу сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган тәэсирләр калдырды.
Тимер юл буенда ук урнашкан зур гына йортта яши бу гаилә. Кыйммәтле җиһазлар, затлы келәмнәр дә юк, әмма тынычлыгы, рәхәтлеге, хуҗабикәнең ачыклыгы белән бик бай һәм матур ул.
Очрашып биш минут үттеме икән, без Гөлфирә белән гомер буе аралашып йөргән танышлар кебек сөйләшеп киттек. Шуның кадәр җиңел булды аның белән. Ул кычкырып сөйләшә, аңа кушылып мин кимен куймыйм, зур зал сәгать ярым тирәсе шау килеп торды.
Курса разъезды балалар бакчасы мөдире Валентина Фәсәхетдиновадан ишеттем мин аның турында. Сүз арасыннан сүз чыгып. “Балалары безгә йөрде. Күп бала булсалар да, чис-та, пөхтә киенәләр иде. Шукланып алып зарланганда, әниләре бервакытта да безнең янда балаларын сүкмәде. Өйләренә кайткач кирәкләрен бирә иде. Игезәкләрнең хәтерләре... Берәр чара үткәрергә туры килгәндә аларга да шигырь бирәбез. Үзләренекен генә түгел, бөтен баланыкын яттан беләләр, кирәк булса сөйләп тә бирәләр иде”, – диде шул чакта Валентина ханым.
– Сезнең киләсен дә миңа ул әйтте, – диде Гөлфирә. – Яхшылык эшләгәнмендерме, начарлыкмы, син әзер булып тор инде, – дип шалтыратты.
“Элекке заман балалары”
– Гөлфирә, шуның кадәр бала табарга ничек батырлыгыгыз җитте? Аларны үстерәсе дә бар бит? – беренче соравым шул булды.
– Белмим. Бу сорауга үзем дә хәзер җавап бирә алмыйм. Ирем төшермисең, табасың, диде. Таптым да таптым. Мин аларны ике заманга бүләм – элекке һәм хәзерге. 2000нче елга кадәр туганнарын “элекке заман балалары”, бу якка чыккач дөньяга килгәннәрен “бүгенге заман балалары” дип йөртәм. Аермалары да зур. 1984тән 1993 елга кадәр туган 9 бала бер-берсен карап, бер-берсенең киемнәрен киеп үстеләр. Казанга базарга барып берсенә булмаса икенчесенә ярар, дип киемнәр җыеп кайтам да, берсүзсез үзләренә туры килгәннәрен кияләр. Ә соңгы дүртесенә апа-абыйлары киемнәрен киертеп булмады. Базарда да кием сайлап арып бетәбез, – дип сөйләп китте Гөлфирә. – Элекке заман балаларының тугызы да гаиләле инде. 15 оныгым бар. Кыз, киленнәр икешәр бала белән кайталар да: “Карарга өлгерә алмыйбыз”, – дип зарланалар. Аңламыйм мин аларны. Ике баланы карый алмыйлар. Су өйдә, керне машина юа, ашарга мультиварка пешерә, төне буе сөт кайнатып әзерләп йөрисе юк. 13не үстердем бит. Берәүдән дә ким булмадылар. Дөрес, ничек түзгәнемне бер үзем генә беләм. Кычкырып зарланып та йөрмәдем. Теге заман балалары белән баракта кеп-кечкенә генә бүлмәдә яшәдек. Балаларны йокларга яткырам, төне буе керләрне, агач идәнне (монысы яңа өйдә), кетер ак итеп ышкый-ышкый юам, таң белән су ташыйм, камыр куеп ике тәлинкә коймак я бер табак май кабартмасы пешерәм (прәннек, печенье җиткереп булмый, акчасы да юк), ишегалды тулы мал-туар, тавык-чебеш көтеп тора, балаларны киендереп бакчага илтәм, эшкә чыгып китәм. Ирем тапканны көтеп өйдә утырмадым мин. Балаларны кайчак кайнаналарга, әниләргә илтеп куеп карыйм, 1-3 көннән кайталар да җитәләр иде.
Гөлфирә тумышы белән Саба районының Курсабаш авылыннан. Яңа Чүрилегә килеп урнашканнар. Гаиләдә 10 бала булган, өч малай вафат инде, 7 кыз исән-сау. Сикертән егете Айдар армиядән кайткач шунда эшкә килгән. Йөреп киткәннәр. Ул вакытта кыз Арчаның икенче мәктәбендә укыган. 10 сыйныфта вакытында 1983 елның декабрендә кияүгә чыккан һәм 17 яшендә беренче баласын алып кайткан.
Алдагы балаларын тапкан вакытларын кызык итеп искә алып сөйләде ул. Олы кызлары Миләүшә Төбәк-Чокырчада кияүдә икән. 3 бала анасы. Арчада балалар бакчасында эшли. Бөтен авырлык та аның җилкәсенә төшкән инде.
Товар поездында барган
– Ул чакта кем буласын алдан белмибез бит. Үзем дә бала гына инде. Кыз таптым. Исем уйламадык. Кем дип куярга? Ышанырсызмы, юкмы, әмма дөресе шул, Хозыр Ильяс булышты миңа. Палатада караватта уйланып ятканда түшәм почмагыннан ап-ак сакаллы бер бабай чыкты да: “Бу кызың Миләүшә булыр, Миләүшә”, – диде дә юк булды. Бер-ике көннән безне чыгарырга тиешләр. “Һай, баланың танык-лыгы да юк, исем дә кушмаган бит әле”, – дип борчылам. Телефон заманы түгел, шалтыратып кына әйтеп булмый. “Нишләп булмасын, бар таныклыгы. Ирең китерде”, – диде шәфкать туташы. Ачып карасам... Миләүшә Каюмова, дип тора. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмый, билләһи, – диде ул. – Икенчеләре белән тагын да кызыграк булды. Корсагым бик зур иде. Аяклар шеште, иремнең 41нче размер аяк киемен киеп йөрдем. Әни игезәк булыр, диде. Ышанмадым. Авырта башлагач авылдагы шәфкать туташлары (ул вакытта Яңа Чүриледә яши идек әле) Фәрзәнә белән Илһамия товар поездын туктатып шуның белән алып киттеләр. Арчада төштек. Тулгак тота, нишләргә белмим. Ике якта да составлар тора. Төенчекне култык астына тыктым да поезд астына кердем дә киттем. Аннан икенчесе астыннан да чыктым. Карыйм, кемнәрдер носилка күтәреп мине көтеп чабышып йөриләр. Хастаханәдә авыртуым басылды бит. Тик йөрим. Озакламый бәбәйләдем. “Тагын берәү бар әле”, – диде акушерка. “3 бала белән нишләрмен?” – дип елый башладым. Нишләдем, аннан соң тагын унны алып кайттым.
Дуңгыз гына дагаламадым
– Эшләдем, дисез. Шуның кадәр бала белән декретта да булмадыгызмы? – дип сорыйм аптырап.
– Алар бер-бер артлы тудылар. 1984 тә – Миләүшә, 1985тә – Ленар белән Илнар, Алия – 1987, Динар – 1989, Илдар – 1990, Илнур – 1991, Зилә – 1992, Айрат 1993 елгы. Унынчысы үлде. Аннан 2000 елда Гүзәл, бер-бер артлы өч ел рәттән Рүзәл, Айназ, Айнур дөньяга килде. Ирем урманчылыкта эшләде. Курса разъездыннан барактан фатирны да аңа бирделәр. Бу йортка 1994 елда күчтек. Бер дә эшләмичә ничек өйдә утырасың? Яшәргә кирәк бит. Бөтенесен эшләдем. Дуңгыз гына дагаламадым. Чис-та 35 ел стажым бар минем. Яңа Чүриледә интернатта санитарка булдым. 45 яшьтә Казанга туберкулез хастаханәсенә санитарка булып киттем. 6 мең сум түләп идән юарга укыттылар әле. Шуңа балаларыма укыгыз, укымаган кеше беркайда да кирәк түгел, дим. Бөтенесе дә һөнәрле булдылар. 8е Үрнәктә укып чыкты. Барысы да җыр-биюгә осталар, спорт белән шөгыльләнәләр. 50 яшьтә лаеклы ялга киттем. Хәзер миңа 56 яшь белән бара. Әле дә эшлим. Туктаганым булмады. 8 ай элек авырып ирем үлде. Аны да карадым әле, – диде Гөлфирә. – Кечкенәдән тәртипкә өйрәттем. “13 бала, кая соң боларның аяк киемнәре”, – диләр иде. Әби: “Алып куй аяк киемеңне, бәрәкәт качмасын”, – дия иде. Үзем дә шулай үстердем. Аллага шөкер, барысын да җиңдем, аларны да түзем булырга өйрәттем. Урманнан кайтып кермәдем. Төнге сменадан кайтам да, чыгып китәм. Аннан төне буе эшкәртәм. 150шәр банка гөмбә яба идем. Сатам да, күчтәнәчкә дә өләшәм, ашыйбыз да. Ирем машина белән алып чыгып китә иде. Җиләккә дә йөрдем. Туендырды безне урман.
Кайтсалар кунак...
– Ирегез нинди кеше иде соң? Булыштымы?
– Төрле чаклар булды инде. Бик авыр вакытлар да. Хәзер барысы да артта калды. Айдар булышмаса, мин үзем генә нишли алам? Гаиләдә минем адвокат та, киңәшче дә, прокурор да шул иде. Кызу кеше булды. Вакытында тормозга бассаң, туктый, өлгермәсәң, бер-ике сәгать дулый иде. 39 ел гомер иттек аның белән. Балаларның күбесе әтиләренә охшаган. Характерлары белән дә. Бер-икесе генә минем кебек зәңгәр күзле. Мин үзем кырыс, әмма бервакытта да каты бәрелмим, тик турысын әйтәм. Гаиләләрендә тавыш булып кайткан вакытлары булды балаларның. “Кияүгә бирдем, сезгә ишек ябык. Мин түздем, сез дә түзегез”, – дидем. Хәзер рәхмәт укыйлар. Малайлар да кайтсалар кунак, китсәләр ерак, гаилә белән кайтыгыз, үзегез генә йөрмәгез, дим. Чакырганда җыелып кайталар, эшләремне башкарып китәләр. Кырыкка якын кеше җыелабыз без. Күңел киң булсын, бөтен нәрсә җитә.
– Сезнең “Ана даны” медале бармы соң?
– Юк. Бирмәделәр дә, артыннан йөрмәдем дә. Балалар исән булсын. Дан өчен түгел, үзем өчен таптым. Ярый әле соңыннан дүрт баланы алып кайтканмын, дим. Әлегә дүртесе дә янымда. Студентлар. Озатам, каршы алам, керләрен юам, үтүклим. Шуннан тәм табам. Берүзем генә булсам, нишләр идем?!