Ленар Гайфуллин: “Без эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртабыз”

2022 елның 12 августы, җомга

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР ПРезиденты каршындагы вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы ярдәмчесе Ленар Гайфуллин белән районда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау һәм алдакчылар тозагына эләкмәү турына сөйләштек.

– Ленар Марсович, Сезне районда күбрәк “Эшмәкәрлек үзәге”нә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, дип беләләр. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил ярдәмчесе буларак Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?

 – Татарстанда 2013 елдан башлап Президент каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшли. Ә районнардагы вәкилләр 2020 елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлыкка килде. Бу эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил булып Фәрит Абдулганиев килгәч эшләнде. Вәкаләтле вәкилнең районнардагы ярдәмчеләре өчен өч айлык уку үтте.

Мин вәкаләтле вәкил ярдәмчесе булып икенче елымны эшлим. “Эшмәкәрлек үзәге” шулай ук эшмәкәрләр белән эшләсә дә, безнең максатлар аерыла. “Эшмәкәрлек үзәге” бизнесны алып баруда ярдәм күрсәтсә, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычы – эшмәкәрләрнең законлы хокукларын яклау һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Әлбәттә, монда сүз җинаять кылган эшмәкәрләр турында бармый. Без төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракларда, эшмәкәрләрнең хокукларын бозу очраклары күзәтелгәндә аларга юридик ярдәм күрсәтәбез. Бу төрле органнар белән бәхәсле очраклар, төрле рөхсәт бирү документларын тапшыру вакытларын бозу һәм башка очраклар булырга мөмкин. Шулай ук вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре эшмәкәрләргә хокукый һәм икътисадый мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

– Арча районында эшмәкәрләр белән эшне ничек алып барасыз?

– Кызганыч, районда эшмәкәрләр актив, дип әйтә алмыйм. Төрле проблемалар килеп туган очракта да, тагын да начаррак булыр дип уйлап, алар безгә мөрәҗәгать итмиләр. Ә без аларның мәнфәгатьләрен төрле юллар белән якларга әзер. Андый очраклар булды. Әгәр эшмәкәр үзенең хокуклары бозылган дип саный икән, ул берсүзсез миңа яки вәкаләтле вәкил – Президент ярдәмчесенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Без тиз арада эшмәкәрнең хокукларын яклау процессын башлыйбыз. Иң мөһиме – проблеманы хәл итү белән республиканың абруйлы юристлары, адвокатлары шөгыльләнә. Һәм бу бушка.

– Сезгә эре эшмәкәрлек вәкилләре дә, әле эшләрен башлап кына килүчеләр дә мөрәҗәгать итә аламы?

– Юридик зат, шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлгән һәркем мөрәҗәгать итә ала.

– Нинди очраклар белән Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр булды?

– Мәсәлән, пандемия вакытында эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү максатыннан хезмәт хакын түләү өчен ташламалы кредитлар бирә башладылар. Ике банк бернинди нигезсез әлеге кредитларны бирүдән баш тартты. Эшмәкәрләрдән төрле кирәкмәгән документлар таләп итә башладылар. Ә кирәкле документлар исемлеге Хөкүмәт карарында аермачык язылган. Мин җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать әзерләдем. Эш прокуратурага барып җитте. Нәтиҗәдә без эшмәкәргә ташламалы кредит бирдерүгә ирешә алдык.

Бүгенге көндә эшмәкәрлек өлкәсендә дә төрле алдау очраклары күзәтелә. Мәсәлән, эшмәкәр тендерда катнашырга теләк белдерә. Кирәкле мәйданчыклар эзләгән вакытта алдаучылар сайтына юлыга. Озак та үтми, аңа тендерда җиңүе турында хәбәр килә һәм кирәкле документлар исемлеге җибәрелә. Әлеге исемлектә бөтенләй кирәкмәгән документ була. Эзләнә торгач аны зур суммага аерым оешма эшләп бирүе ачыклана. Узган ел бездә андый очрак булды. Безгә шундый алдау очрагына юлыккан эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Тикшерү барышында аның алдакчыларга эләгүен ачыкладык. Аннан таләп ителгән документларның берсен эшләтеп алу аңа 50 мең сумга төшәсе иде. Беренче карашка, барысы да рәсми. Оешма белән килешү төзелә, хезмәт күрсәтелә, документны эшләп бирәләр. Тик ул документ бернигә дә кирәк түгел. Ахырдан бу эшләрнең бәйле икәнлеген исбатлау кыен. Тендерлар буенча без ике алдау очрагын ача алдык. Андый мәйданчыклар бик күп. Алдау юллары да төрле. Алдаучылар җиңел юл тәкъдим итә, ә кешеләр ышана.

Шулай ук Роспотребнадзор исеменнән хат җибәрү очраклары булды. Әлеге хатларны чын хатлардан аеруы да кыен. Анда алар эшмәкәрләрне тикшерү килүе турында кисәтә, вакытын билгели һәм кирәкле документлар исемлеген җибәрә. Тагын алда әйтелгән схема буенча эшлиләр. Әлеге исемлектә бөтенләй кирәк булмаган документ булуы ачыклана. Аны шулай ук сатып алырга тәкъдим итәләр. Мондый алдаулардан сак булырга кирәк.

– Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан аларның эшен җиңеләйтү өчен нинди чаралар күрелә?

– Әйтеп үткәнемчә, вәкаләтле вәкил эшмәкәрләрнең хокукларын яклый. Мәсәлән, Вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре патент салым системасына үзгәрешләр әзерләү һәм кертү процессында катнашты. 2020 елда, йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетерелгәч һәм патент кертелгәч, эшмәкәрләрдә башта эшләнгән закон проекты буенча бик күп аңлашылмаучанлыклар туды. Татарстан буенча әлеге закон проектын ике тапкыр үзгәрттеләр. Бу эштә эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре актив катнашты. Без закон проектына үзгәрешләр кертү өчен мәгълүмат җыйдык.

Шулай ук эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев башлангычында “Электрон сату үзәге” оештырылды. Анда эшмәкәрләр Wildberries, Ozon кебек Интернетта сату мәйданчыкларында эшләргә өйрәтү буенча уку уза ала (Маркетплейслар.Җиңел).

Арча районында әлеге үзәктә уку узган һәм үз товарларын интернет-мәйданчыкларда уңышлы сатучы эшмәкәрләр бар. Әлеге мәйданчыкларга чыгарга теләге булган эшмәкәрләр миңа мөрәҗәгать итә ала. Мин моны дәүләт ярдәме белән ничек башкарып булуын аңлатам.

– Эшмәкәрләр белән эш ничек көйләнгән? Төрле законнарга үзгәрешләр турында ничек хәбәр итәсез?

– Һәр сишәмбе 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр минем кабул итү вакыты. Тик бу башка вакытта сезнең соравыгыз игътибарсыз кала дигән сүз түгел. Мин мөрәҗәгатьләр өчен һәрвакыт ачык.

Арча районында 800дән артык эшмәкәр бар. Аларның күбесе киңәшмәләрдә катнашмый һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдән файдаланмый. Шуңа аларга эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы вәкаләтле вәкил турында мәгълүмат җиткереп булмый.

Мин районда узучы киңәшмәләрдә катнашам, чыгышлар ясыйм, социаль челтәрләр аша мәгълүмат биреп барам. Башкарма комитет белән берлектә салым органнары һәм башка өлкәдә эшләүче белгечләр катнашында семинарлар, җыелышлар үткәрәбез. Алар законнарга кертелүче үзгәрешләр, яңалыклар турында чыгыш ясый.

Мөрәҗәгатьләр Банк урамы, 1а йорты адресы буенча “Эшмәкәрлек үзәге”ндә кабул ителә.  Телефон: 89656020797.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International