Хатирәләр барланды

2022 елның 12 августы, җомга

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз арасында исемнәре батырлар исемлегенә кермәгәннәрнең язмышларын ачыклау эше дәвам итә.

Газета битләрендә һәм сайтыбызда Наласа, Апаз, Яңа Кенәр һәм Курса авыллары буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәп аркасында исемлеккә кермәгән каһарманнарның исемлеге бирелде һәм кайберләренең туганнары белән элемтә булдырылды.

Май башында башкарылган хезмәт райондашыбыз Венера Шәфигуллина барлап чыккан Яңа Кенәр җирлегендәге батырларның исемнәре тупланган дүрт төрле исемлектән гыйбарәт иде. Венера ханым белән әлеге исемлекләрдәге өч фронтовикның туганнары элемтәгә чыгып, бер гаилә белән очрашу бәхетенә ирештек.

Яңа Кенәрдә туган булуларын расларга кирәкле фронтовиклар исемлегендәге Баһаветдинов Гайнетдин Хәйретдин улының әлеге авылда туганлыгы расланды. Аның Яңа Кенәрдә гомер итүче туганнары һәм Мари Иленең Бәрәңге районында яшәүче улы Ренат Баһаветдинов гаиләсе белән очраштык. Ренат Баһаветдинов – Гайнетдиннең сугыштан соң туган төпчек улы. Бертуган абыйсы Альберт Баһаветдинов бүгенге көндә Ригада яши. Тагын бер абыйлары ун ел элек вафат булган. Венера ханым белән элемтәгә Гайнетдин аганың бертуган сеңлесенең улы Ирек Исмәгыйлев чыга һәм бар туганнарны бергә җыеп очрашырга тәкъдим ясый.

Әлеге җылы очрашу Яңа Кенәр авылы Сабантуе көнне булды. Ирек Исмәгыйлевның абыйсы Илдар әфәнденең йортына җыелдык. Бу нигез каһарманыбыз Гайнетдин Баһаветдиновның да туган нигезе. Биредә 30 елдан артык күрешмәгән туганнар күреште, хатирәләр яңартылды, буыннар чылбыры барланды. Ренат Баһаветдинов тормыш иптәше Рәдинә һәм оныклары белән кайткан иде. Әтисенең фотоларын, сугыш белән бәйле барлык хатирәләрен җыеп кайтканнар иде алар.

1909 елның августында Яңа Кенәр авылында туган Гайнетдин Баһаветдинов утызынчы еллар башында әлеге авылдан чыгып китә. Биш яшеннән әнисез калган малай, кечкенәдән үз көнен үзе күрергә өйрәнә. 1942–1946 елларда сугышның иң кайнар нокталарында катнаша. Сугыш тәмамланганда Прагада була. Гаиләсе янына исән-имин әйләнеп кайта. 1985 елда гүр иясе була.

“Әти белән берничә ел гына яшәп калдым. Бик таләпчән, шул ук вакытта гадел һәм акыллы кеше иде”, – дип искә алды килене Рәдинә ханым. Гайнетдин Баһаветдиновның улы Ренат әфәнде күңелендә булган хатирәләрне дулкынлану аша искә алып, “Ул бик әйбәт кеше иде”, – дип өстәп куйды. “Гайнетдин абый бик төгәл кеше иде. Әле дә хәтерлим, нидер урнаштырып, тезеп куя икән, аңа беркем дә кагылырга тиеш түгел. Ул ничек тәртипләп куйган, бары да урынында шулай торырга тиеш иде”, – дип, көлеп искә алды Ирек Исмәгыйлев та абыйсының таләпчәнлеген. Хатирәләрнең күзгә яшьләр китерә торганы да, елмаеп искә ала торганы да күп булды ул көнне. Ә иң мөһиме туганлык җепләрен ныгыта торган якты истәлекләр иде алар.

Озак еллар күрешмәгән туганнарга төп нигезгә җыелырга этәргеч була алганбыз икән, димәк эшебез бушка китмәгән. Тик мондый җитди эшне тарихка, ерак үткәнгә, әби-бабайларның язмышына битараф булмаучылар белән берлектә генә башкарып чыгып була. Әлеге зур хезмәткә бар көчен һәм күңелен биреп йөрүче Венера Шәфигуллинага аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International