Хөрмәтле физик культура укытучылары һәм тренерлар, тармак ветераннары, спортчылар һәм спорт сөючеләр! Сезне Бөтенроссия бәйрәме-Физкультурачылар көне белән котлыйм!

2022 елның 12 августы, җомга

Бу көн спортны чын күңелдән яраткан барлык кешеләрне берләштерә. Берәүләр спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, югары нәтиҗәләргә ирешә һәм чемпион була, икенчеләренә исә спорт сәламәтлекләрен ныгытырга һәм физик потенциалын камилләштерергә ярдәм итә.

Кадерле спортчылар һәм тренерлар, физик әзерлек укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, атказанган спорт ветераннары һәм яшь спортчылар, физик культура активистлары һәм спорт җанатарлары! Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешегез, спорт өлкәсендәге уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Район сезнең һөнәри җиңүләрегез белән горурлана, яулаган үрләрегез туган ягыбыз елъязмасында лаеклы урын алып тора.

Спорт белән бәйле һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, күтәренке кәеф һәм яңа җиңүләр телим!

 

Муниципаль район башлыгы                                               И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International