Хәлләр кискенләште

2022 елның 19 августы, җомга

Республикада дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкыта.

“Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Чистай районнарында кабан дуңгызларында һәм йорт дуңгызларында әлеге куркыныч чир булуы ачыкланды, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов. – Безнең районда да  шуңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелде”.

Арча районында 143 баш йорт дуңгызы исәпләнә. Аларны асрау буенча катгый таләпләр бар. Иң әйбәте – дуңгызларны чалу. Чөнки чирне дәвалап булмый, ул эләксә дуңгызлар үлеп бетәчәк.

Кабан дуңгызлары белән эш катлаулырак – алар урманда. “Бу көннәрдә аучылык хуҗалыкларында күзәтү эшләре активлашты. Республикада кабан дуңгызлары санын киметү чаралары күрелә. Үлеп яткан дуңгыз үләксәләрен күрсәгез, тиз арада  3-10-93 номеры белән хәбәр итегез”, – ди Р.Фәйзрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International