Ел башыннан Арча районында ике кеше суга батып үлгән.
Җәйнең эссе көнендә су буенда ял итү яхшы булуын барыбыз белә. Кызганыч, су һәлакәткә дә китерә. Көннәр эссе торганда суда ял итүчеләр саны арта, шул ук вакытта җиһазландырылмаган сулыкларда бәхетсезлек очраклары да күбәя.
Узган җомгада Иске Йорт сулыгында булган фаҗига да бөтен районны тетрәндерде. Анда 1983 елгы Субаш Аты егете Айнур Исмәгыйлев батып үлде. Аның гәүдәсен Шәмәрдәннән килгән коткаручылар икенче көнне генә табып алдылар. Айнурның мәктәп яшендәге өч баласы ятим калган. Кечкенәсе әле башлангыч сыйныфларда гына укый. Кечкенәдән әни назыннан мәхрүм калган балалар бүген әтисез дә калган. Сабыйларның, Айнурның әти-әнисенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
“Кечкенәдән әти-әнисе ярдәме белән берүзе үстерде ул балаларны, бер кешегә авыр сүз әйтмәде, – дип яхшы яктан гына искә ала Айнурны Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Айнурның әти-әнисе өчен дә зур кайгы бу. Өч баласы калды. Бәлки изге күңелле райондашларыбыз арасында аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Алтын куллы, бик акыллы кеше иде. Йортларын төзекләндерде. Бөтен авыл өчен бик авыр кайгы”.
Кешеләр үлеменә китергән төп сәбәп – махсус җиһазлан-дырылмаган урыннарда су коену. Моны узган шимбәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләренә багыш-ланган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов та искәртте һәм районнарда андый урыннарны булдыру бурычы куйды.
Ел башыннан республикада су объектларында 95 һәлакәт теркәлгән, 69 кеше һәлак булган, шуларның 8е – балалар. Узган ел белән чагыштырганда сулыкларда һәлак булучылар саны арткан районнар арасында, кызганыч, Арча районы да бар.
“Быел районда суга батуның ике очрагы теркәлде, узган ел андый очраклар булмады, – дип билгеләп үтте ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Искәндәр Юзаев. – Бер очрак узган атнада Иске Йорт сулыгында булса, алдарак (25 июльдә) Нефтебаза сулыгында бер кеше батып үлгән иде. Алдан фаразлау буенча, ике очракта да фаҗигагә китергән сәбәп – махсус җиһазландырылмаган сулыкларда исерек килеш су коену. Әлеге сулыкларда коенырга ярамаганын искәртүче билгеләр дә куелган югыйсә. Безнең районда “Казансу” паркында гына су керергә рөхсәт ителә. Ул су коену өчен махсус җиһазландырылган, анда коткаручылар да кизү тора. Башка күлләрдә, елгаларда, сулыкларда су коену тыела. Район халкы да сак булса иде. Махсус җиһазландырылмаган сулыкларга кермәгез, балаларыгызны күздән югалтмагыз”.