Адәм яктыра белем белән

2022 елның 19 августы, җомга

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен “урак өсте” башланды. 

Соңгы елларда мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман таләбе – ул белемле, тәрбияле, тормыш авырлыклары алдында югалып калмый торган, бар яктан әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Районыбызның мәгариф учреждениеләре яңа уку елын нинди уңышлар, бурычлар белән каршы ала?

Бу хакта без укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән сөйләштек.

– Рамил Данилевич, бүгенге көндә мәгариф системасы ничек яши? Киләчәккә нинди максатлар куя?

– Мәгариф учреж-дениеләренең укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барабыз. Инклюзив белем бирү системасын (балаларның сәламәт яшьтәшләре белән бергә уку мөмкинлекләрен тудыру) торгызу һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Арчаның икенче, алтынчы, җиденче урта мәктәпләре, бишенче гимназиясе, өченче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы инклюзив белем бирү буенча база мәктәпләре булып тора.

Бүгенге көндә районда мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерү эше тулы колач белән дәвам итә, аларның базасын ныгыту буенча эзлекле эш алып барыла. Бу эш белән район башлыгы Илшат Нуриев үзе якыннан кызыксынып җитәкчелек итә. Арча районында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен сак-лау, өйрәнү һәм үстерү буенча районыбызда кабул ителгән программа һәр милләт вәкиленә үз туган телен, мәдәниятен саклау өчен зур мөмкинлекләр бирә. Игелекле эшебезнең төп юнәлеше – татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү. Шул ук вакытта аларны рус телендә дә камил сөйләшә белерлек һәм чит телдә дә аралаша алырлык итеп тәрбияләүне дә бурыч итеп куйдык.

– Яңа уку елында мәгариф учреждениеләре ничә оешманы үз эченә алачак? Мәктәп парталары артына ничә бала утырачак?

– Районда 15 база мәктәбе, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 48 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 5842 укучы белем һәм тәрбия ала.

Мәктәпләр, һөнәр училищелары, көллиятләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле  сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре тулы көченә эшләп килә.  Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, “Арча” спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның  төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.

– Мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге тыгыз бәйләнгән. Бу уңайдан районда эш ничек оештырылган?

– Балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән бәләкәчләр тәрбияләнергә тиеш. Райондагы балалар бакчаларына 2501 бала йөри.

Мәктәптә әзерлек төркеме балаларына “шимбә мәктәпләре” оештырылды. 1 сыйныфка баручы балалар, укытучылар белән очрашып, мәктәпкә ияләшә торалар. Уртанчылар төркеменнән башлап балаларга инглиз теле өйрәтелә. Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә туган як тарихына һәм этнографиясенә багышланган музей почмаклары булдырылды.

– Бүген белем сыйфатын билгеләүче төп фактор – ул бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. Район буенча күрсәткечләр сөендерәме?

– 2022 елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча күп фәннәр буенча уртача баллар республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар өлеше артты, бу күрсәткеч катнашучыларның гомуми саныннан 26,3 процентны тәшкил итә.

– Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла?

– Әлеге максатларны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан ел саен талантлы балаларны хөрмәтләү үткәрелә, район башлыгының исемле стипендиясе, республика олимпиадалары призерларына һәм аларны әзерләгән укытучыларга премияләр түләнә. Шулай ук шәһәр паркының “Йолдызлар аллеясы” ел саен яңа йолдызлар белән тулылана.

– Бүгенге көндә районда педагогик кадрлар белән эш ничек тора?

– Районның кадр-лар педагогик составы берничә ел дәвамында тотрыклы булып кала. Райондагы барлык мәгариф оешмалары кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Район мәктәпләрендә 774 укытучы эшли. 2021 уку елында район мәктәпләренә 7 яшь белгеч килде, шуларның дүртесе максатчан җыелманың беренче чыгарылышы. 2022-2023 уку елында районыбызга 8 яшь белгеч кайтты.

– Белем бәйрәме алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә әйтер теләкләрегез дә бардыр.

– Иң элек барыбызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңаны ачарга омтылу теләге сүнмәсен. Ә укытучыларыбызда  иҗади фикерли торган, креатив, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә уңай иҗади эш дәрте артып торсын.  Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып эшләрбез дип ышанам. Безнең балаларыбыз элекке буыннардан белемлерәк, бәхетлерәк һәм сәламәтрәк булырлар, тормышта лаеклы урыннарын табарлар, иҗади рух белән яшәрләр, дип ышанам.   

Саннар һәм фактлар

2021-2022нче уку елын 185 укучы тәмамлады

183 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды

138 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән югары балл җыйды

1 укучы – Арчаның 5нче гимназиясеннән Камилә Хәйретдинова рус теле буенча имтиханнан 100 балл җыйды

30 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар:

рус теле – 73,53 (республикада –72,83),

математика (профиль) – 66,69 (республикада – 64,09); 

Рус теле буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирүче мәктәпләр:

Арчаның 1нче мәктәбе,

Арчаның 2нче мәктәбе,

Арчаның 6нчы мәктәбе,

Ашытбаш мәктәбе,

Курса-Почмак мәктәбе,

Түбән Мәтәскә мәктәбе,

Иске Чүриле мәктәбе.

Математика буенча күрсәткечләре республика һәм район нәтиҗәләреннән югары булган мәктәпләр:

Арчаның 1нче мәктәбе,

Арчаның 6нчы мәктәбе,

Арчаның 7нче мәктәбе,

Ашытбаш мәктәбе,

Курса-Почмак мәктәбе,

Наласа мәктәбе,

Лесхоз мәктәбе,

Шушмабаш мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International