Районда бер көнне ике зур вакыйга булды.
Арчаның балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Чиканас авылында бер-бер артлы ике спорт мәйданчыгы ачылды.
Алар Яңа Иябаш егете, Казандагы “Термосталь” һәм “Физра” ширкәтләре җитәкчесе Илшат Газизов ярдәме белән төзелде. Барысы өч спорт мәйданчыгы эшләнде. Беренчесе – 2020 елның җәендә туган авылы Яңа Иябашта ачылды. 2021 елның декабрендә Иске Иябаш авылында яңа мәчет халыкка хезмәт итә башлады. Инде менә хәзер өченчесе, дүртенчесе... Бу игелекле эшләрнең барысы да Илшат Газизов ярдәме белән башкарылды. “Аллаһы Тәгалә ярдәме белән...”, – ди ул. Илшат Газизов спорт мәйданчыкларын ачу тантанасына 5 сыйныфка күчкән улы Алмаз һәм ярдәмчеләре белән кайтты.
Тернәкләндерү үзәгенә тантанага район башлыгы Илшат Нуриев килде. Биредә тәрбияләнүче балалар, “Арча” спорт комплексында шөгыльләнүче спортчылар бәйрәм үзәгендә булдылар. Балалар (һәм олылар да!) спорт мәйданчыгына сөенеп бетә алмадылар. Йөгерәсеңме, сикерәсеңме, туп тибәсеңме, тупны боҗра эченә кертәсеңме – саф һава, иркен, җиләс, рәхәт, бина эче түгел инде. Балалар матур итеп чыгыш та ясадылар, курчаклар, әкият геройлары, бәйрәм рухы өстәп, күңелләрне күреп тордылар. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова: “Спорт мәйданчыгы һәрвакыт ачык булачак, буш сәгатьләрдә монда шәһәр балалары да кереп уйный алачак”, – диде.
Чиканаста бәйрәм авыл халкы белән бергә үтте. “Балалар, яшьләр өчен менә дигән спорт мәйданчыгы”, – дип сөйләшеп торды алар. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр дә монда. Шушы авылдан Вәгыйз Әһлиуллин гармунын тартып җибәрде. Иганәче Илшатның әти-әнисе Зөлфирә белән Мансур Газизовлар да килеп җитте. Китте күрешүләр... Әнә шундый күңелле мизгелләр белән тантана башланып китте. Ренат Гатиятов эшмәкәр Илшат Газизовка авыл халкына шундый зур бүләк эшләгәне өчен рәхмәт әйтте. Авыл яшьләренә булганны саклап тотарга, спорт мәйданчыгын буш тотмаска кушты, спортта уңышларга ирешергә насыйп булсын, дип теләде. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров эшмәкәр кылган игелекләрне санап үтте һәм горурланып: “Илшат без укыткан егет!” – диде. Авыл балалары, “Арча” спорт комплексыннан килгән спортчылар да биредә. Учакта пылау пешә, самоварда чәй кайный... Җырчылар Чиканас-тан Халидә Вафина, Арчадан Расих Галимҗанов җырлап, сүз остасы Данис Гайфуллин сөйләп тора. Күңелле!
Җыр тыңлый-тыңлый, тәмле пылаудан авыз итеп, Илшатның үзе, әти-әнисе белән сөйләшәбез. “Без өч бала тәрбияләп үстердек, – дип сөйләде Зөлфирә ханым. – Иң олысы Илшат, Рушан һәм Алисә. Барысы да Казанда гаиләләре белән үз йортларында яшиләр. 8 онык бар. Атна саен кайтып торалар. Кош-корт, терлекләр тотабыз”. Чиканас халкы аларны яхшы белә. Илшатның әтисе Мансур бүген шушы авылдан сөт җыя, гомере буе шофер булып эшләгән кеше ул. Зөлфирә ханым Яңа Иябашта кибет тота. Якты кешеләр. Уллары Илшат кояштай бөтен йөзе белән елмая. Ә бу кояшны ул әти-әнисеннән алган. Игелекле, тәртипле балалар үстерүнең серен чамалыйбыз. Иң мөһиме – нинди мохиттә үсә бала. Әти-әни үрнәге, дибез. “Балаларны кечкенәдән эш белән үстерергә кирәк, – ди Зөлфирә белән Мансур. – Безнекеләр мәктәпкә өйне җыештырып китәләр иде...”. “Бизнесменнар, эшмәкәрләр күп, ә менә Илшат кебекләр күп түгел”, – дигән фикерне дә ишеттек без Чиканаста.
...Учакта пешкән пылау һәм коймаклар белән бар халык сыйланды. Спорт мәйданчыгының да рәхәтен күрергә язсын аларга. Янәшәдә күнегүләр өчен тимер торбалардан җайланмалар корылган. “Мин бу спорт җиһаз-корылмаларын Дубай үзәгендә күрдем, – дип сөйли Илшат Газизов. – Чиканаска да шуның үрнәгендә ясадык”. Менә бит балалар, гади авыл халкы өчен тырышучы Арчаның нинди егетләре бар!
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция булды.
Аны министр урынбасары Илдус Насыйров алып барды. Республиканың әзерлек штабының чираттагы утырышында ягулык-энергетик объектларының һәм торак-коммуналь комплексларның 2022–2023 елдагы ягулык чорына әзерлеге турында сөйләшенде. Видеоконференциядә безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм белгечләр катнашты. Республика күләмендәге утырыш тәмамлангач, Ренат Гатиятов җитәкчеләр, белгечләр белән районның ягулык чорына әзерлеге турында сөйләшү алып барды. Арчадагы күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү турында да сүз булды. 2022 елга планга кертелгән йортларда инде төзекләндерү эшләре, вак-төяктән кала, тәмамланган. Ә менә ягулык чорына объектларны әзерләү буенча эшлиселәр бар әле. “Вакыт бара, ягулык чорына әзерләнүгә бөтен көчне тупларга!” – дип тәмамлады сөйләшүне Ренат Гатиятов.
Ахырдан торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Айрат Шәйхетдинов белән сөйләштек. “1 сентябрьгә ягулык чорына барлык әзерлек чаралары тәмамланырга тиеш, – дип әйтте ул безгә. – Хәл итмәслек проблемалар юк. Өлгерергә тиешбез”.