ТР Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүләкләнүчеләр арасында безнең хөрмәтле хезмәттәшләребез дә булуына без бик шат! Арча районы Башкарма комитеты аппаратының оештыру –гомуми бүлеге башлыгы Фәйзрахманова Эльвира Минзаһит кызына «Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә, Арча районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Бәхтиярова Фәридә Рәүф кызына «Социаль үсеш» номинациясендә, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе коллективына (баш мөхәррир-Насыйбуллин И.Р.) «Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикацияләр» номинациясендә лауреат дипломнары тапшырылды. Җиңүегез белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International