Кеше һәм закон... Тиешенчә үтәргә

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Арча район прокуратурасы район территориясендә балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Лесхоз, Яңа Кырлай, Штерә мәктәпләре маршрутларында пассажирларны утырту һәм төшерү урыннары тиешенчә җиһазландырылмаган, павильон, автобус тукталышы дигән билге юк. Мондый хәл укучыларның хокукларын боза, аларның тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Район прокуроры тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге тәртип бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр кертте, аларның үтәлеше контрольдә тотыла.

 

Валерий Медведев

Арча район прокуроры урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International