Таныклыксыз ярамый

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Электросамокат сатып яки арендага алганда аны йөртү өчен “М” категорияле таныклык кирәклеген истә тоту сорала.

Әлеге таләпне үтәмәгән өчен закон билгеләгәнчә җавап бирергә туры килә. Мәсәлән, йөртү таныклыгыннан башка самокат белән йөргән өчен биш мең сумнан унбиш мең сумга кадәр, мотошлемсыз яки мотшлемны каптырмаган килеш идарә иткән өчен бер мең сумга кадәр штраф салына.

Болардан тыш, электросамокат белән идарә итүчегә 16 яшь тулмаган булса, ата-аналарының яки башка законлы вәкилләренең баланы тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә башкармаулары турындагы мәсьәлә каралырга мөмкин.

Валерий Медведев

Арча район прокуроры урынбасары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International