Вакыт бик озак үткән кебек тоелса да, гомер тиз уза икән. Мин 80 яшькә дә җиткәнмен. Шул гомернең 50 елы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә укучы һәм укытучы булып үтте.
Заманында нәни Тукаебыз йөргән сукмаклардан миңа да меңнәрчә чакрымнар йөрергә насыйп булды.
Юбилеем белән котлап уздырылган мәктәптәге очрашуны гомер онытасым юк. Мәктәп директоры Зөлфия Хәйруллина, математика укытучылары Альмира Ганиева, Илнар Ганиев, профком җитәкчесе Рәмзия Рәхимова һәм башка укытучылар, укучылар җылы итеп, елмаеп каршы алдылар. Математика бүлмәсендә күңелле сөйләшүләр булды. Ни өчен математика бүлмәсендә? Чөнки мин математика укытучысы булып эшләдем. Математикларның зирәклеге, тапкырлыгы һәрчак күренә шул. “Таяну ноктасы” дигән тапшыру оештырганнар. Сораулар балалардан, җаваплар миннән. Сугыш чорының барлык авырлыкларын күреп үскән укытучының сөйләр сүзләре күп шул. Сораулар: мәктәп тарихы, минем тормыш юлым, математика һ.б. турында иде.
Әйе, без – юкка чыккан агач мәктәптә укып, күп һөнәр алган 1нче чыгарылыш укучылары. Тракторчы-механизатор, слесарь, тегүче, хисапчы, киномеханик таныклыклары алдык. Ә мин әтием кебек физика-математика укытучысы булырга теләдем һәм булдым да.
15 буыны билгеле булган Әхмәровлар династиясен генә карасак та, туганнарымның күбесе мәгариф эшендә. Бу мәктәптә дә әтием, әнием, улым, апа, абыйларым эшләде, хәзер нәселебезне дәвам итеп кызым Эльмира эшли.
“Балалар, сезнең әби-бабайларыгыз белән укыдым, күбегезнең әти-әниләрен укыттым. Шуңа да сезне үз укучыларым кебек якын итәм, хөрмәт итәм”, – дип сөйләдем.
Тик изгелек теләп балаларга
Мәктәбемә һәр көн барганмын.
Бар байлыгым мәктәп еллары дип
Горурланып әйтә аламын.
Акбур белән кара такталарга
Күпме саннар язган кулларым.
Искә төшсә дәрес бирүләрем,
Еракларга китә уйларым.
Кызыклы, мавыктыргыч “Таяну ноктасы”нда катнашып, мәктәпнең үткәне, бүгенгесе турында уйландык. “Математика барлык фәннәрнең патшасы” дигән девиз таяну ноктасы булып калгандыр, дип уйлыйм. Әйе, коллективның таянырлык укытучылары, укучылары, тырыш хезмәткәрләре, ата-аналары бар. Аларның эшләрен, уңышларын белеп сөенәм, горурланам. Безнең замандагы уку түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз.
Зур рәхмәтләр әйтәм мәктәп коллективына, математика укытучыларына, хезмәттәшләремә, сыйныфташларыма, барлык укучыларга. Саваплы эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә ярдәме белән гел уңышлар, бәхетле тыныч тормыш, нык сәламәтлек насыйп итсен барчагызга да.
Венера Галәветдинова.
Яңа Иябаш