Арча Питомнигыннан пенсионер Бәһиҗә апа Әсхәдуллина шалтыратты. “Почта таратмыйлар. Нинди хәл инде бу, ә? Күпме газета алам бит! Район газетасына язылмый калганым юк. “Арча хәбәрләре”, “Сираҗи сүзе”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Ясминә” газеталары алам. Иртәнге чәемне эчәм дә, шуларны укырга тотынам. Алардан башка күңелсез...”.
Бәһиҗә апа белән без яхшы таныш. Гаеп эзләүчән кеше түгел ул. Моңарчы безгә рәхмәт хатлары гына җибәрде. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре язды. Шалтыраткач, “Бу юлы гозерем икенче...”, – дип башлады ул сүзен дә.
Шунда ук без Арча почтасы белән элемтәгә кердек. Почта таратучы чираттагы ялда булып чыкты. Аны вакытлыча алыштырып торырга почтальоннар юк икән.
Җомга көн төшке аштан соң төшеп киттем Питомникка. Автобустан Питомник тукталышында төшеп калдым да, җәяүлеләр күперенә таба атладым. Җәяүләп йөрсәң, күп нәрсәне күрәсең... Күпер турыдан туры Күл урамына алып керә. Урамга әйбәт итеп вак таш җәелгән. Күлнең суы да кипмәгән, ялтырап әллә каян күзгә ташлана. Асфальт юлга килеп чыгып, почта таратучы яши торган Урман урамына таба тәпиләдем. Юлымда кеше очрамады. Хәзер бит, кая барсаң да, урамнар буш диярлек. Бала-чага күп түгел. Булганы да телефонда утыра. Әнә, почта таратучы Лилия ханым каршы алырга капка төбенә чыккан. Очрашырга алдан сөйләшеп куйган идек. Капка төбендәге һәм ишегалды, бакчадагы чәчәкләргә соклана-соклана өйгә уздык.
Ире Ирек тә өйдә. Без инде телефон аша Лилия белән аңлашкан идек. “Мин 1 августтан 1 сентябрьгә кадәр отпускка чыктым, -- дип сөйләде ул. -- 8 ел эшләп, отпуск алганым юк иде. Быел алырга булдым. Ял итәргә автобус белән Сочига барып кайттык. Ирем Ирек, кечкенә кызым Динә – өчәү бардык. Олы балаларның – улым белән кызымның үз гаиләләре хәзер. Безнең өч бала. Белемем буенча мин педагог. Балалар бакчасында эшләдем. Декрет ялыннан почтальон булып эшли башладым. Берәүне вакытлыча гына алыштырып торган идем. Ошап китте. Почта таратучы булып эшли башладым. Башта Арча почтасыннан автобус белән почтаны күтәреп ташый идем. Хәзер үзем рульдә. Машинаны урам башында калдырам да, почтаны йортларга җәяүләп таратам. Сочидан кайтуга, отпускым бетмәсә дә, почтага чыгып чаптым. Бер кочак газета-журнал, хатларны өйдә идәнгә таратып салып, сортлап, почтаны тараттым”.
– Халык газета-журналларга языламы?
– Күбрәк өлкәнрәкләр языла. Яшьләр, мәктәп кушкач, малайлары һәм кызларына балалар газета-журналларын алдыра.
– Үзара сәлам хатлары язалармы?
– Бик сирәк. Әмма рәсми хатлар күп. Күбесе приставлардан килә.
– Сезгә почта тарату гына түгел, товар сатарга да кирәк бит әле.
– Иң кыены да шунда. Безгә план бирелә. Пенсия акчасы китергәндә, товар да тәкъдим итәбез. Кирәклесен алып килергә тырышабыз. Ярый ла, рәхмәт әйтеп, товарыңны алып калсалар, төрлесен ишетергә туры килә. Кеше белән эшләве җиңел түгел...
Шул вакыт телефон шалтырады. Лилиягә шалтыраттылар. Ике арада шундый сөйләшү булды. “Нишләп почта юк?” – дип сорады шалтыратучы хатын-кыз. “Газеталарыгызны китердем. Почта ящигын чыгып карагыз”, – диде Лилия. “Иртәнге якта карадым – почта килмәгән иде”. “Тагын чыгып карагыз”. Апабыз, гафу үтенеп, трубкасын куйды.
– Почта таратуның ниндидер бер кыенлыклары булса да (алар башка эштә дә җитәрлек!), файдалы ягы да бар: син гел хәрәкәттә, җәяүләп күпме юл үтәсең, – дип сөйли Лилия. – Саф һавада. Кышын бит-куллар өшесә дә, бер йөреп кайткач, үзеңдә рәхәтлек, җиңеллек тоясың. Сәламәтлек өчен бик файдалы дип саныйм мин ул исәпсез адымнарны. Аннары кеше белән аралашасың, шатлык-ларына куанасың, алар белән бергә борчыласың, кыскасы бер гаилә кебек булып бетәсең.
...Өйдәге чисталыкка, яктылыкка игътибар итми калмыйсың. Бу турыда әйткәч, ире дәшми кала алмады. “Бер тик тормый ул безнең Лилия”, – дип мактап куйды. “Әйе шул, – дип елмайды Лилия. – Минем телевизор карарга вакытым юк. Кухняда ашаганда яки ашарга пешергәндә телевизордагы тапшыруларга күз салып алам”. Өйдә ремонтны да бергә эшли алар. Ул гынамы! Лилия Саттарова бит әле ул яза да! Шигырьләр, гыйбрәтле хәлләрне язарга ярата. Электрон челтәрләр аша үзенең укучылары белән элемтәдә тора. Аның шигырьләренә җырлар язалар, юбилей, туй, төрле мәҗлесләргә котлаулар яздыралар. Тулы бер иҗади тормыш белән яшәп ята Лилия Саттарова! “Гыйбрәтле хәлләрне яздырыр өчен хәтта үзләренә чакыралар, – дип сөйли Лилия. – Өйләренә барам, сөйлиләр, исемнәрне үзгәртеп гыйбрәтләрне язам. Алар матбугатта басылып чыгалар”.
Гаиләдәге татулык турында да сөйләшеп алдык. “Беләсезме, безнең гаиләдә шундый тыныч, бер тавыш юк, – диде Лилия (һәм Ирек тә!). – Мин 17 ел кайнана белән яшәдем. Үзем Зур Бирәзәдән Кәримә-Гапделнур Шәймуллиннар кызы. Кияүгә Питомник егетенә чыктым. Кайнанам Надирә (монда сов-хозда баш хисапчы булып эшләде) шундый тыныч, акыллы хатын иде. Бервакытта да гаиләдә тавыш күтәргәне булмады аның. Һәрнәрсәне акыллы итеп хәл итәр иде. Менә шушы тәртип без башка чыккач та дәвам итте. Ул вафат инде. Кайнатам Вәли исән-сау.
– Стрессны ничек чыгарасың? – дигән сорауны да Лилиягә бирми кала алмадым.
– Елап, – диде ул. – Тик утырганда мин, нәрсәдер искә төшеп, кулларым белән күзләремне каплыйм...
– “Нәрсәдер” нәрсә булырга мөмкин?
– Үлгән энем, вакытсыз арабыздан киткән кайнанам, яки берәр күңелгә тия торган хәл...
– Ә сез күңелгә тия торган гыйбрәтле хәлләрне күп язасыз. Сез аларны тормыштан аласызмы, әллә алар уйдырмамы?
– Тормыштан алам. Алар турында дәшми кала алмыйм. Кайберләренә азрак үзгәрешләр керткәлим.
Соңыннан Бәһиҗә апа Әсхәдуллина белән сөйләштек. “Газеталарым килде, – диде ул куанып. – Почта таратучы Лилияне мактап та язармын дигән идем. Йөгерә-йөгерә почта тарата ул. Уңган хатын”.
.jpg)
...Питомникка, югыйсә, почта турында сөйләшергә генә барган идем. Лилия кызыклы шәхес булып чыкты. Җырларын тыңладык. Үзе дә җырлый. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп шигырьләрен укыйк.
Румия Надршина