Хәл катлауланып киткәнне көтәргә түгел

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Көзгә кереп барабыз. Юеш, салкынча көннәрдә гадәттә салкын тиеп авыртулар башлана. Бүген коронавирус белән чирләү очраклары арта бара, дип язып, сөйләп торалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә, коронавирус белән авыручылар саны арта баруын исәпкә алып, Татарстанда әлегә оешма һәм учреждение хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә тәкъдим итте. Вакцина ясауны да  активлаштырырга кушты. Хәл катлауланып киткәнне көтәргә түгел, диде ул. Коллектив иммунитетны алдан булдырырга кирәк.

Без коронавирус белән хәлне ачыклау максатыннан иң башта “Роспотребнадзор” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарына хезмәт күрсәтүче Биектаудагы бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова белән сөйләштек.

– 2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, республикадагы санитар-эпедимиология хәлне һәм коронавирусның таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, карар чыгарды, – дип сөйләде Эльвира Валентиновна. – Карарда медицина, социаль оешмаларда, җәмәгать транспортында, кеше күп җыелган урыннарда булган вакытта, һәм шулай ук  халык белән 1,5 метр ераклыкта аралашу мөмкинлеге булмаган  биналарда битлек кию тәкъдим ителә, диелгән.

Сөйләшүне район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов белән дәвам иттек.

– Рифат Илшатович, безнең районда коронавирус белән авыручылар бармы? Бу йогышлы чир белән районда хәл нинди?

– Бүгенге көндә районда 28 кеше коронавирусның омикрон штаммы белән авырый. Шуның 9ы балалар. Күбрәк олы кешеләр бирешә. Арча хастахәнәсендә хәзерге вакытта инфекция бүлеге юк. Авыр хәллеләрне Казанга 7нче хастаханәгә һәм республиканың инфекция хастаханәсенә озатабыз. Бүген Казанда ике кеше дәвалана. Районда уртача көн саен 4-5 кешедә коронавирус ачыклана.

– Коронавирусның көзгә таба активлашуы нәрсә белән аңлатыла?

– Омикрон – тиз тарала торган штамм. Җәйге ял вакытларыннан, чит илләргә, чит шәһәрләргә сәяхәт кылып, районга кайтып, эшкә чыгулар, студентларның, мәктәп укучыларының биналарга күпләп җыелып укый башлау-лары вирусның таралуына сәбәпче булып тора.

–  Омикрон нинди вирус ул?

– Ул алдагы штаммнардан аерылып тора. Тиз тарала, җиңелрәк формада бара, борынга томау төшә, йөткертә, төчкертә, температура күтәрелә, температура 2-3 көн дәвам итә, хәтта ул бер көн дә булырга һәм булмаска да мөмкин, хәлсезлек күзәтелә, баш, буыннар авыртырга мөмкин. Омикрон билгеләре гадәти салкын тиюне хәтерләтә. Инкубация чоры 5-6 көн дәвам итә. 2-5 көн дә булуы ихтимал. Хәтта йокканның икенче көнендә үк вирус билгеләре сизелергә мөмкин. Авырый башлауга ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Омикрон башка штаммнарга караганда үпкә ялкынсынуын китереп чыгармый.

–  Омикрон авыручыга нинди зыян китерергә мөмкин?

– Бу вирусның инфаркт, инсульт, аяк веналарында тромболар, үпкә артериясендә тромбоэмболия һ.б. китереп чыгаруы ихтимал.

–  Омикрон җиңел кичерелә дисәк тә, зыяны җитди икән.

– Шуңа да сакланырга, вакцина ясатырга кирәк. Вакцина ясаткач, 6 айдан соң ревакцинация үткәрергә киңәш ителә. Бүген районда көнгә уртача 10-20 кеше вакцина ясата. Коллектив иммунитет булдыру өчен көнгә уртача 150-200 кеше вакцина ясатырга тиеш. Вакцина алган кеше авырса да, чирне җиңелрәк кичерә. Прививка ясату өчен үзеңнең участок табибыңа мөрәҗәгать итәсең. Поликлиниканың беренче катында инфекция бүлмәсендә вакцина ясала.

–  Ә нинди авырулары булганнарга бигрәк тә вакцина ясату киңәш ителә.

– Бигрәк тә хроник авырулары булганнарга вакцина ясату мөһим. Шикәр диабеты, йөрәк-кан юллары чирләре булганнарга вакцина ясатырга кирәк. Онкология диагнозы белән шулай ук ремиссия вакытында вакцина киңәш ителә.

–  Мондый эссе көннәрдә вакцина куркыныч түгелме?

– Юк, куркыныч түгел.

–  Бүген районда нинди вакцина ясала?

– Ике компонентлы “Спутник V”.

– Коронавирус белән авырганнарның кайберләре, без хәзер элеккеге кеше түгел,  сәламәтлек бик нык какшады, дип зарлана.

– Коронавирустан соң сәламәтлекләре какшап калганнарга Арча поликлиникасында 117нче бүлмәдә җентекле диспансерлаштыру үтәргә  һәм дәваланырга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International