Тәмамлаучылар да бар

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

25 августта район хуҗалыкларында игеннәрнең 57,7 проценты җыйнап алынды.

“Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләре уракны тәмамлап киләләр. “Кишет”, “Аю” ширкәтләрендә әлегә 34-42 процент мәйданнардан җыйнап алынды.

Район буенча бер гектардан уртача  уңыш – 38,1 центнер. “Кырлай”да – 43, 7 центнер, “Ак Барс агрокомплексы”, “Ватан”, “Игенче”, “Северный”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә 40 центнердан артык.

4369 гектарда (27,4 процент) көзге культуралар чәчелде. “Ак Барс” агрофирмасы” ширкәте 1050 гектарда чәчте инде.

– Яңа сугылган орлыкларны чәчүчеләр дә бар, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Лабораториядә тикшерү нәтиҗәләре буенча үсү сәләтләре әйбәт булса да, өлгерү чорында стресс кичерү сәбәпле, тишелеп чыгу көче түбән. Шуңа күрә яңа уңыштан алынган орлыкларны биологик препаратлар белән эшкәртү аларның тишелешен арттыра.

Туфракның 20см катламында 3мм (норма 26 мм) дым бар. Көндез туфрак 46 градуска кадәр җылына. Мондый шартларда чәчү тирәнлеген 3-5 см дан арттырмаска.

Хуҗалыкларның алдынгы механизаторлдарын бүләкләү дәвам итә. Район башлыгы Илшат Нуриев “Игенче” ширкәте комбайнчылары Ильяр Сибгатуллинга, Нияз Йосыфҗановка, “Яңарыш” ширкәтеннән Рөстәм Галиәхмәтовка, “Тукай” ширкәтеннән Илфар Гыймадиевка, “Ашыт” ширкәтеннән Якуб Гатиятуллинга, “Аю” ширкәтеннән Фаил Шаһидуллинга,  “Ташкичү” ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров “Ак Барс” агрокомплексы”ның яшь комбайнчысы Ринас Туктаровка, “Курса МТСы”ннан Айдар Гафуровка, “Игенче”дән Хәниф Вилдановка, “Ватан” ширкәтеннән Рамил Әхмәдиевка, Таһир Фәйзрахмановка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International