Дәүләт Советында бүләкләнделәр

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” һәм җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучы журналист эшләре республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бүләкләде.

Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да булуы куанычлы. “Җирле үзидарә органнарында оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү эшчәнлеге” номинациясендә район башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлек җитәкчесе Эльвира Фәйзрахманова, ә “Социаль үсеш” номинациясендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова җиңүче дип танылды. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Җирле үзидарәләр эшчәнлеген матбугат битләрендә яктырту буенча бәйгедә исә безнең газета редакциясе җиңеп чыкты. Без бәйгегә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә баручы зур үзгәрешләр, дәүләт программалары үтәлеше, үзара салым буенча эшләнгән эшләр һәм башка темаларны чагылдырган Ильяс Фәттахов, Гөлсинә Зәкиева, Румия Надршина, Гөлнур Миннебаева язмаларын җибәргән идек. Хезмәттәшләребезне олы җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International