24 августта район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булды.
Конференциядә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” директоры Гөлнара Исламова катнашты.
Кунаклар башта мәгариф өлкәсендәге казанышлар белән таныштылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров узган уку елы йомгаклары турында чыгыш ясады, бурычлар куйды.
– Яңа уку елы алдыннан алда торган проблемалар турында сөйләшергә, аларны анализлап хәл итү юлларын ачыкларга, мәгариф системасын үстерү перспективаларын билгеләргә җыйналдык, – диде ул. – Районда балаларга сыйфатлы белем бирү, заманча укыту һәм тәрбияләү программаларын тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Мәктәпкәчә белем бирү – мәгариф системасының җаваплы өлеше. Районда мәктәпкәчә белем бирү 63 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә 247 бала чиратта тора, ата-аналарны бу бик борчый, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирелә.
Райондагы 48 мәктәпкәчә учреждениенең 39ында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла. Мәктәпкәчә яшь – туган телне өйрәнү өчен иң уңай чор. Шуңа күрә районның барлык балалар бакчаларында татар телендә укыту һәм тәрбияләү төркемнәре ачу бурычы куела.
2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаган 496 укучы дәүләт имтиханнары тапшырды. Рус теле буенча уртача билге – 4,16 (аннан алдагы елда 3,95 иде), математика буенча 3,79, 2021 елгы дәрәҗәдә. Химия, физика, информатика, биология, җәмгыять белеме, әдәбият буенча нәтиҗәләр алдагы елдагыдан югарырак. 11 сыйныфны 185 укучы тәмамлады, аларның барысы да имтиханнарны уңышлы биреп, аттестат алды. Рус теле буенча 68 укучы (37 процент) 80 баллдан артык җыйды, шуларның 29ыныкы 90 баллдан күбрәк. Иң күп балл җыючы укучылар – Арчаның 1, 2, 6нчы мәктәпләрендә.
Бердәм дәүләт имтиханнарында предметлар рейтингы 2021 елдагыдан югарырак, информатика, география, рус теле буенча нәтиҗәләр бераз түбәнәйде.
Югары балл җыючы укучылар артты, район әлеге күрсәткеч буенча республикада алдынгы урында.
– Дәүләт йомгаклау аттестациясе, аларның объективлыгы һәм нәтиҗәләре һәр педагогик коллективның эш сыйфатын ачып бирә. Системалы эш алып барганда сыйфатлы белем бирүгә ирешергә мөмкин, – диде Рамил Мөхәммәдияров.
Районда “500+” дигән республика проекты уңышлы тормышка ашырыла, аның кысаларында нәтиҗәләр түбәнрәк булган мәктәпләргә адреслы ярдәм оештырыла.
Яңа уку елыннан 1-5нче сыйныфларда яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандарты кертелә. Мәктәпләрнең укыту планнарында 1 сентябрьдән “Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар теле” дигән фән барлыкка килә.
Яңа мәгариф стандартлары укыту сыйфатына яңа таләпләр куя. Ә мәгариф учреждениесенең сыйфаты педагогик кадрларның һөнәри дәрәҗәсенә бәйле.
1 сентябрьдән “Заман мәктәбе” проектын тормышка ашыру кысаларында тагын 6 мәктәптә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре эшли башлый. Шундый 17 үзәк эшли инде, укучылар анда яңа технологияләр һәм яңа мәгариф программаларын үзләштерә алалар. Мәктәпләрдә яңа химия, биология, информатика һәм робото-техника, физика кабинетлары барлыкка киләчәк.
Бүген һөнәри белем бирүгә республикада игътибар арта. Эш бирүчеләр һәм инвесторлар өчен квалификацияле кадрлар әзерләргә кирәк. Районда һөнәри белем бирүче 3 учреждение эшли. Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте һәм гуманитар-техник көллият. Алар алга куелган бурычларны уңышлы үтәп киләләр.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” директоры Гөлнара Исламова Арча районының мәгариф өлкәсендә республикада алдынгы урыннарда баруын билгеләп үтте. Олимпиадаларда җиңү яулаучы укучылар елдан ел арта бара.
– Әлеге уңышларда укытучыларның өлеше зур, барыгызга да зур рәхмәт, – диде ул.
Район башлыгы Илшат Нуриев мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Районның еллык бюджеты – 1млрд 600 млн сум. Шуның 940 млн сумы мәгарифкә тотыла. Моны дөрес аңлап, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Рухи-милли тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга. Безнең районда 29 милләт вәкилләре яши. Һәр милләткә ихтирам хисләре тәрбияләргә.
Быел Арчабаш бистәсендә яңа мәктәп төзелә башлый.
Ильяс Фәттахов