Шекә авылы китапханәсендә Шекә башлангыч сыйныф укучылары белән " Террорчылык. Төп саклык чаралары." дигән темага әңгәмә оештырылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне террорчылык  кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Китапханә, социаль институт буларак, террорчылыкка мәгълүмати каршы торырга, Россия җәмгыятенең әлеге бөтендөнья афәтенә карата гражданлык позициясен формалаштырырга һәм террорчылыкны кисәтүгә үз өлешен кертергә тиеш. Бу максаттан Шекә авылы китапханәсендә Шекә башлангыч сыйныф укучылары белән " Террорчылык. Төп саклык чаралары." дигән темага әңгәмә оештырылды. Китапханәче Бесландагы вакыйгалар елъязмасы турында сөйләде, балалар, ата-аналар, укытучылар кичергән кайгы-хәсрәтне, соңгы елларда бөтен дөньяда булган зур терактларны ассызыклады.

Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актлары кылу теләген тудырган сәбәпләр ачыкланды. Теракт куркынычы туган очракта һәм тоткынлыкка эләккәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International