3 сентябрь көнне Носы авыл китапханәсендә «Террорчылыкка карша бергаләп» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм «Әгәр куркынчы янаса ?!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Нәрсә ул «Террор»?, "Террорчылык" нәрсә ул?, "Террорга каршы эшчәнлек" нәрсә ул? Террорчылык нинди максат белән башкарыла? Балалар бу һәм башка сорауларга аңлаешлы җавап алдылар. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче балаларны теракт вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук чарада катнашучыларга "Ничек террорчылык корбаны булмаска" темасына белешмәлекләр таратылды.