Эссе һәм җилле көннәрдә сак булыгыз!

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, янгыннарда һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең саны арта бара.

Янгыннар булмасын, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташларга ярамый. Биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урман-парк зоналарында учаклар якмагыз. Урамда шешәләрне, пыялаларны ташлап калдырмагыз, кояш астында алар,  линзага әйләнеп, кояш нурларын үзләренә туплап, үләнгә ут кабып китәргә сәбәпче булалар.

Учакта ризык әзерләү өчен мангалларны һәм башка җайланмаларны  кулланмагыз. Бензин, керосин һәм башка ягулык әйберләре белән сеңдерелгән материалларны теләсә кайда ташлап калдырмагыз. Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз. Балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган кешеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча

 янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International