Сорау: “Кибеттә сыйфатсыз балык саттылар. Кассирлар шикаятьләрне без кабул итмибез, дип товарны алыштырмыйлар. Нишләргә?”
Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаь органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.
– Сатучы сыйфатлы һәм кулланучы тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган товар гына сатарга бурычлы. Азык продуктлары сатканда сәүдә оешмалары санитария, ветеринария һәм башка норматив документлар кагыйдәләрен сакларга һәм үтәргә, сыйфаты начар булган товарлар сатуга чыгарылмаска тиеш.
Әгәр сез сыйфатсыз товарга тап буласыз икән, кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул булмаган очракта сәүдә залы администраторы яки өлкән сатучыга шикаятегезне белдерә аласыз. Кулланучылар шикаятьләрен тыңлау аларның һәрберсенең бурычы. Сыйфатсыз товар сатудан алынырга тиеш, ә кулланучы товар өчен түләгән акчасын тулысынча кайтарып алырга хокуклы.