Бергә-гомергә

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Шурабаш авылында татарлар һәм марилар гомер-гомергә дус яшиләр. 

Шурабаштагы бүгенге үзгәрешләргә инвестор Рәдиф Закирҗанов сәбәпче. Әгәр дә биш елдан аз гына артыграк элек ул килмәгән булса, бик кызганыч хәлдә калыр иде бу авыллар. “Безнең бәхеткә җибәрелгән кеше ул”, – дип шатланыша авыл халкы.

 

Быел “Заря” ширкәтендә һәр гектардан 40 центнерга якын уңыш алалар. Районның иң читендәге, яз соңгарак, кыш иртәрәк килә торган, туфрагы ком булган хуҗалыкта бу. Моңа кадәр бу якларда көзге бодай игеп булмый, дип йөрсәләр, аның һәр гектарыннан 30-40 центнер уңыш алу гадәти хәлгә әверелде.

Шушы биш ел эчендә машина-трактор паркы яңарды, куәтле техника, чәчү комплексы һ.б алынды. Ашлык чистарту, киптерү линиясе сафка басты, яңа складлар төзелде, ындыр табагы асфальтланды. Иң мөһиме, кешеләрдә иртәге көнгә ышаныч туды.

Тарих битләреннән

Шурабаш авылы Яңа Кенәр авыл җирлегенә керә. Революциягә кадәр авылның татарлар яшәгән көньяк өлеше Шурабаш дип, марилар яшәгән төньяк өлеше Шишор дип йөртелгән. 1963-1966 елларда аларны берләштереп Шурабаш дип йөртә башлыйлар.

Татарлар да, марилар да үз диннәрен тоталар, дус яшиләр, бергәләп эшлиләр. Марилар татарча да бик оста сөйләшәләр. Шурабаш җырын Олеся Антипова бик матур итеп җырлый. Ул үзе укытучы, “Шишор” мари ансамблен җитәкли.

Хәзерге вакытта авылда 201 татар, 196 мари яши. Авылда гомуми белем мәктәбе, балалар бакчасы эшли. Балаларны үз халыкларының тарихына хөрмәт белән карарга өйрәтәләр, татар һәм мари халыкларының традицияләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып киләләр.

Шурабаш мәдәният йорты каршында 65 елдан бирле “Шишор” халык фольклор ансамбле эшли. Ансамбль районның барлык мәдәни чараларында актив катнаша.

1748 елгы перепись архивыннан: Шурабаш авылы Уржомск Сату трактында, исемсез чишмә янындагы авыл. Казаннан 90 чакрым ераклыкта. Шишор исеме көмеш сазлык дигәнне аңлата. 104 ир-ат, 89 хатын-кыз исәпләнә. Мул яшиләр, кара җир иген үстерү өчен яхшы булган, күп бодай үстергәннәр, аны көмешкәгә алыштырганнар.

1924 елда урак өстендә 54 хуҗалык янып беткән. 1934 елның декабрендә мәчет бинасы яна.   

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International