Киттек велосипедларга утырып

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

1 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” дигән илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында Совет мәйданы, зур урамны төзекләндерүнең бишенче чиратын ачу тантанасы булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Тантананы ачып, район башлыгы республикада кешеләр турында кайгыртуга зур игътибар бирелүе турында билгеләп үтте. Безнең республика программалары һәм илкүләм проектлар  нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән.

Соңгы 5 елда 63 социаль-мәдәни объект тәртипкә китерелде, 22 яңа объект төзелде, 7 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде, 58 йорт ныклап төзекләндерелде.

Проектларны тормышка ашырганда халыкның фикере бик мөһим, практика күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый проектлар уңышлы булып чыга. Арча халкы парклар, яр буйлары, мәйданнар һәм урамнарны төзекләндерү планнарын тикшерүдә актив катнашты. Без бүген аларның ничек кирәкле икәнлеген күреп торабыз.

2018 елда Совет мәйданы һәм Зур урамны төзекләндерү эшләре башланды. Зур урамның озынлыгы 2,2 км. Эшләр 5 чиратта алып барылды. Һәм менә бүген 5нче чиратта башкарылган эшләрне тапшыру тантанасына җыйналдык.  Кызыл тасманы кисүгә велосипедчылар шатланышып үз юллары буйлап китеп бардылар. Җәяүлеләр канәгать – алар өчен менә дигән тротуарлар әзер! 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International