Аларның ишегалды

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

26 августта Арчада, “Көнбатыш” микрорайонының 44 һәм 46 йортлары арасында ишегалды бәйрәме узды.

Арчаны әйләнеп үтү юлы уңаенда олы юлның икенче ягында 18 күпкатлы йорт тезелеп киткән. Сүз менә шундагы йортлар турында. “Безнең ишегалды” дип аталган Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә, күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

Беренчеләрдән булып шушы ишегалдын матурлап, файдалануга тапшырдылар. Бу хакта без “Көнбатыш” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин белән сөйләштек.

Ирек бу вазыйфаны 2014 елдан бирле башкара. Шушы вакыт эчендә бәйгеләрдә катнашып, грантлар отты, грант акчасына шушы йортлар тирәсендә балалар өчен мәйданчык төзетте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы да, андагы балалар өчен куелган уен җайланмалары да грант акчасына алынган. Бу хакта шәһәр халкы хәбәрдар инде.

– Ишегалларын төзекләндерү буенча программа булдырылуы өчен Президентыбызга, аны тормышка ашыруга мөмкинлек биргән район башлыгына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Ирек Мизин.

Аның белән әлеге йортлар тирәләрен карап йөрибез. Бу программа нәрсәләрне күз алдында тоткан? Йорт яннарында әлегә кадәр таш кына җәелгән иде. Хәзер бер башыннан икенче башына кадәр диярлек машиналар йөрү өчен юл, җәяүлеләр өчен тортуар салынган. Дөрес, соңгы йортка кадәр барып җитмәгәннәр, балалар мәйданчыгы янында тукталган. Алай ярты юлда калмас, дип ышанабыз.

– Моннан тыш йорт каршыларына яктырткычлар куелды, һәр күпкатлы йорт арасына я спорт җайланмалары, я кер элү урыннары ясалды. Подъездлар каршына бик матур итеп эскәмияләр эшләнде, – диде Ирек Минзин. – Балалар мәйданчыгы да читтә калмады. Яхшы сыйфатлы ком алып килеп җәйделәр, дүрт ягын да тоташтырып асфальтлап  велосипедта йөрү өчен уңайлык тудырдылар. Балалар рәхәтләнә инде биредә. Шулай ук “Западный” кибетеннән әлеге йортларга кадәр тротуар ясадылар. Аны астагы урамнарга таба да дәвам итәрләр, дип өметләнәбез. Чөнки кешеләр машина юлы кырыеннан ук барырга мәҗбүр.

Әлеге ишегалдын ачу тантанасы олылар өчен дә, балалар өчен дә бәйрәмгә әверелде. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре кич буе аларның күңелләрен күрде. Үзешчәннәребез шул йортларда яшәүчеләр өчен зур концерт куйды. Балаларга төрле уеннар оештырылды. Игелеген күрергә насыйп булсын.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International