1 августтан 10 октябрьгә кадәр «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына багышланган балалар иҗат эшләренең XIII республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

2022 елның 9 сентябре, җомга

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы эшләнмә» һәм «Күләгәдән чык» номинацияләрендә үткәрелә.

XIII «Кояшлы куян» ның төп үзенчәлеге булып, безнең конкурста 4 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге иң яшь катнашучылар өчен махсус булдырылган «Күләгәдән чык» дигән яңа номинация торачак. Әлеге номинациядә балаларның әти-әниләре белән бергә башкарган иҗади эшләре бәяләнәчәк.

Конкурс энергия ресурсларын куллануның актуаль темасына, шулай ук үсеп килүче буында энергияне сак тоту моделен популярлаштыру өчен үткәрелә.

Эшләр 2022 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Жюри финалга чыгучыларны һәм җиңүчеләрне билгеләячәк, ә иң яхшы эш авторлары бүләкләү тантанасына Казанга чакырылачак, ул ноябрь аенда булачак һәм Халыкара энергияне сак тоту көненә багышланачак.

Конкурста катнашу өчен иҗади эш, катнашучы анкетасыннан һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыктан торган гариза бирергә кирәк. Эшләр «Татэнергосбыт» АҖнең теләсә кайсы филиалында яки клиентлар хезмәте күрсәтү офисында кабул ителә, шулай ук почта аша 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 110 «В» адресы буенча җибәрелә ала. Хикәяләрне һәм шигырьләрне «Кояшлы куян» билгесе белән pressa@tatenergosbyt.ru электрон почтасына  җибәрергә мөмкин.

Хөрмәтле катнашучылар! Катнашу өчен гариза җибәргәнче, компаниянең рәсми сайтында конкурс турындагы нигезләмә белән танышуыгызны сорыйбыз. Бәйгене оештыру һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак «Татэнергосбыт» АҖнең рәсми сайтында «Пресс-центр/Конкурсы/Солнечный зайчик» бүлегендә яки 8(843)233-15-87 телефоны буенча белергә була.

Катнашучыларга уңышлар һәм иҗади илһам телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International