Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале белән Илдус авылыннан 7 бала анасы Хәбибрахманова Гөлгенә Шәймулла кызы бүләкләнде

2022 елның 9 сентябре, җомга

Гөлгенә Шәймулла кызына медальне Арча районы башлыгы Нуриев И.Г. тапшырды.

Хәбибрахмановлар гаиләсе барлык уңайлыклары булган йортта яши, шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар. Алар бик тырыш һәм хуҗалык сөючән кешеләр, йортта барысы да аларның тырышлыгы һәм осталыгы белән булдырылган. Әлеге үрнәктә балалар да тәрбияләнә. Бөтен эшне  бердәм булып бер-берсенә ярдәм итеп башкаралар. Барлык мөнәсәбәтләр дә үзара хөрмәткә нигезләнгән.

Гөлгенә Шәймулла кызы тормыш иптәше Айдар белән балаларның мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклый, аларга ярдәм итә, аларны тәрбияләү һәм үстерү өчен лаеклы шартлар тудыра, алар белән аралашу өчен һәрвакыт вакыт таба. Алар зур һәм кечкенә балалар белән аралашуда дус, ышанычлы атмосфера тудыра беләләр.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International