Балалар иминлеге - безнең бурыч!

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кертелде.

МЧС хезмәткәрләре һәм педагоглар белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләре үткәрәләр. Кызганыч, елдан-ел янгыннарда балалар һәлак була. Балалар янгынны булдырмау турында, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Безнең сезнең белән бурыч  – балаларны моңа өйрәтү.

Бу темага алар белән күбрәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Бала шырпының уенчык түгел икәнен, янгынның авыр нәтиҗәләр китерергә мөмкинлеген кечкенәдән белеп үссен. Аларны көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәсен дөрес куллану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Тиз кабынучан сыеклыкларның хәтәрлеге турында сөйләгез.

Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерегез. Бала үз адресын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Янгын чыккан очракта тизрәк өйдән чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз. Балаларны өйдә үзләрен генә һич кенә бикләп калдырырга ярамый!

Шырпы һәм зажигалканы үзегез генә белгән урынга яшереп куегыз. Учак яндырырга ярамаганлыгы турында сөйләгез.

Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар уяу булыгыз, кайчакта сүндерелмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-аналар үз балаларыгызга үрнәк булыгыз, балаларны һәм йортыгызны янгыннан саклагыз.

Янгын чыкса, хәбәр итәр өчен телефоннар: «01», «101», «112». Арча янгын часте  8 (84366) 3-35-91.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын

күзәтчелеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International