«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшереп кара!» проекты гамәлгә ашырыла.

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.

Татарстан Республикасы Төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшереп кара!» проекты гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшереп кара!» республика конкурсы – ул Татарстан Республикасы Төп Законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест.

Проект сайтында https://constitution30.tatar  һәркем теркәлә һәм тестта катнаша ала. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак. Шулай ук проект нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучыларга цифрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Проектны тормышка ашыру вакыты — 2022 елның 12 сентябре -1 ноябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International