Наласа урта мәктәбендә табигый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылу тантанасы булып узды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

19 нчы сентябрьдә Наласа урта   мәктәбендә  “Мәгариф”  милли  проектының  “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында табигый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылу тантанасы булып узды. “Үсеш ноктасы”  үзәге гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыру,  шул исәптән, уку бүлмәләрен яңарту, заманча җиһазлар алу, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының практик эчтәлеген киңәйтү максатыннан ачыла.  

   “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биолгия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә.

ФОТО

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International