Арча районында «Арча-УЕН» яңа яшьләр проектын гамәлгә кертү башлана

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

«Арча-УЕН» яшьләр спорт-күңел ачу проекты Арча муниципаль районы яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2022 елның июлендә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы игълан итте. Арча муниципаль районы Форпосты җиңүче булды һәм «Арча–УЕН» проектын гамәлгә ашыру өчен 500 мең сумлык грант отты. Проект Арча Укучылар сарае белән берлектә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары төркеме катнашында тормышка ашырылачак. Проект кысаларында агымдагы елның октябрь аенда Арча шәһәре стадионында яшьләр өчен спорт-күңел ачу уены уздыру планлаштырыла. Уенда районның теләгән барлык укучылар һәм эшләүче яшьләр командалары катнаша ала. Оештыручылар уен шартлары һәм форматы турында мәгълүматны сентябрь азагына игълан итәчәк. «Арча–УЕН»   проекты Арча районы яшьләренә үзләренең спорт сәләтләрен бәяләргә һәм тикшерергә генә түгел, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивациясен дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International