Машиналар юл бирәме?

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Юлда йөргән игътибарлы һәм сак булырга тиеш.

Бу транспорт белән идарә итүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Аларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Саннарга килгәндә, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасыннан җәяүлеләр иң күп зыян күрүчеләр һәм бу хәлләрне иң авыр кичерүчеләрдән санала икән.

Юл аркылып чыгар алдыннан, светофорда җәяүлеләргә хәрәкәт итәргә рөхсәт биреп яшел ут янганда да игътибарны югалтмаска кирәк. Барлык машиналар да туктаганмы, юл бирәме? Шуңа инанганнан соң гына юл аркылып чыгарга була.

Караңгы вакытта йөрүнең тагын бер кагыйдәсе бар. Бу вакытта җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар турында онытмасыннар иде. Алар 350 метрга кадәр күрүчәнлекне тәэмин итә һәм транспорт белән идарә итүчегә вакытында тиешле чараны күрергә, туктап калып, җәяүлене бәрдермәскә мөмкинлек бирә.

Транспорт белән идарә итүчеләрдән дә игътибарлы булу сорала. Алар җәяүле юл аркылу урынына якынлашканда тулысынча туктап бетү дәрәҗәсендә тизлекне киметергә һәм җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә әзер булырга тиеш. Юлда сак һәм игътибарлы булыгыз, үз-үзегезне саклагыз.

Бу хакта безгә вакытлыча Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шиһабиев хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International