Мәк чәчәген үстердем ялгыш кына...

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрьдә район башлыгы үткәргән наркотикларга каршы комиссия утырышында полиция вәкиле мәк үстергән өчен җинаять эше кузгатырга да мөмкиннәр, дип белдерде.

Дөрес, моның өчен бакчагызда бу үсемлек ун төптән артыграк булуы шарт. Кимрәк булса да рәхмәт әйтмәячәкләр,бу очракта административ җаваплылык каралган,ягъни штраф түләргә туры киләчәк.

Без яшьрәк чакларда мәк күп кешенең бакчасына ямь биреп  үсеп утыра иде. “Мәк чәчәген өздем ялгыш кына”,- дип моңланып йөрүчелар дә аз булмады ул елларда.. Аның шундый куркыныч үсемлек икәне җиде ятып бер төшебезгә дә кермәде. Авыл апалары аның вак орлыгын камыр ризыгы пешергәндә бик теләп кулланалар да иде.

Заманалар үзгәрде, җәмәгать. Хәзер бакчадагы мәк аш тәмләткеч урынына баш бәласенә әверелергә мөмкин.

Шундыйга әйләнгәнче төбе белән йолкып атуың хәерлерәк. Юкса мәхкәмә алдында теге мәшһүр җырның сүзләрен үзгәртеп, “Мәк чәчәген үстердем ялгыш кына” дип акланырга  туры килмәгәе. Беренче юлга бәлки тимер рәшәткә артына ук тыкмаслар, әмма бөтен нәселеңә төшкән кара тап гомерлеккә калыр.

– Полиция тарафыннан рейдлар үткәрелеп тора. Быел гына да мәк үстергән 4 кешегә карата җинаять эше ачылган, - диде район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Котдусов.

Бар да шул әфьюн аркасында инде. Районда бик киң таралмаса да,юк түгел шул бу афәт. Баш табиб Рифат Идрисов әйтүенчә, бүгенге көнгә наркологта 254 кеше исәптә тора икән. Шуның 38 е наркоман, калганнары сәрхүшләр. Быел гына да әфьюн кулланучы тагын 4 якташыбыз ачыкланган. Уйланырга җирлек бар монда. Шуңа күрә район башлыгы халык, бигрәк тә яшьләребез арасында, аңлату эшләрен киңрәк җәелдерергә боерды. Вакытында чара күрмәсәк, иртәгә бу бәла ишегебезне килеп какмас дип берәү да ышандыра алмый. 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International