11 сентябрь, Бердәм тавыш бирү көнендә районыбызның биш авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар узды.
Яңа Кенәр, Яңа Кишет, Яңа Кырлай Яңасала, Кәче авыл җирлекләрендә депутатлар сайланды. Сайлаулар барлык учас-токларда да саклык чараларын үтәп, тыныч, оешкан төстә узды. Кичке 8дә участоклар ябылды.
Яңа Кенәр сайлау участогы иртәнге 6дан ачык иде. Мәдәният йорты янында бәйрәмчә рух хөкем сөрде. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм районыбыз гимннары яңгырады, дәртле җырлар сайлауга килүчеләрнең күңелләрен күтәрде. Җирлектә барлыгы 266 кеше тавыш бирде. Шуларның 5се сайлау участогына беренче тапкыр аяк басты.
Бирегә район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Ул беренче тапкыр сайлауларда катнашучы яшьләрне сәламләде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Сез, яшьләр – безнең киләчәгебез, безгә алмашка киләсе кешеләр. Бүгенгедәй матур итеп, илебезнең киләчәгенә битараф булмыйча, һәр сайлауларда катнашырсыз дип ышанып калам. Чөнки бу һәрберебезнең гражданлык бурычы. Яңа Кенәр авылында да башкарасы эшләр күп. Ә авылның матур киләчәге сез, яшьләр кулында. Исән-сау булыгыз. Илләребез тыныч булсын!” – дигән теләкләрен җиткерде ул.
Беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр сайлауда катнашулары белән горурлануларын җиткерде. “Бүгенге сайлауларда катнашу безнең өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң булды. Беренче тапкыр катнашуыбыз үзе бер зур вакыйга булса, район башлыгы кулыннан бүләк алу аерым дәрәҗә. Бик зур рәхмәт”, - диде Рафил Әсхәдуллин. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә һәм Олы Әтнәдә белем алучы яшьләр киләчәкләрен авылдан башка күз алдына китерми. “Укуны тәмамлаганнан соң, туган авылыма кайтырга планлаштырам. Яшьләр өчен авылда мөмкинлекләр артсын иде. Шул очракта авылда калучы яшьләр дә күбәер иде дип уйлыйм”, - диде Әлфис Фәйзрахманов.
Гөлнур Миннебаева