Арча районы прокуратурасында мобилизация үткәрү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» һәм гражданнарны шәхси кабул итү оештырылды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарны мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыруны оештыру өлкәсендәге законнарны бозуларны вакытында ачыклау һәм кисәтү, шулай ук мобилизация чорына социаль хокуклар һәм гарантияләр турындагы закон нигезләмәләрен аңлату максатыннан район прокуратурасында Арча районы халкы өчен мобилизация үткәрү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Шалтыратулар дүшәмбе-  пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр кабул ителә. Төшке аш – 12.00-12.45 сәг., телефон: 8(84366)3-21-80, 8(84366)3-16-80.

Шул ук вакытларда гражданнар Арча районы прокуратурасына Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 нче йорт адресы буенча турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар.

Моннан тыш, прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты урнашкан урында гражданнарны билгеләнгән тәртиптә күчмә кабул итү гамәлгә ашырылачак.

 

28.09.2022

 Арча районы прокуроры,

юстиция өлкән киңәшчесе                                         Ф. Р. Шәйхаттаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International