2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү булачак.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә роле арту күзәтелә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә коррупциянең дәүләтнең һәм җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынтысын булдырмау, конкуренциягә сәләтле икътисад формалаштыру, халыкның иминлеге һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы бүлмә адресы буенча узачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы интернет-кабул итүе  аша 2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm  сылтамасы буенча һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International