Коррупция куркынычы мәсьәләләренең актуальлеге мәрхүмнәрне күмү тәртибе, әлеге өлкәдә хакимият органнары һәм оешмаларның бурычлары һәм гражданнарның хокукларын бозудан яклау ысуллары турында халыкка мәгълүмат җитмәүгә бәйле. Мондый җинаятьләрне кисәтүнең бер ысулы-коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җәмәгатьчелекне кабул итү юлы белән халык арасында агарту эше алып бару.
Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының ритуал хезмәтләр оештыру идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Ритуал хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итүе аша 2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә.