Боларга кыяр, помидор һәм башка яшелчәләрне дә өстәргә була.
– Районда рәсми рәвештә 510 гектарда яшелчә үстерәләр, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Яшелчәне иң күп игүчеләр – “Кырлай“, “Игенче“ ширкәтләре. Алар сугарулы мәйданнарда үстерә. Бу юнәлештә эшмәкәрләр Гатауллин, Хәлиуллина, Шиһабетдинов уңышлы гына эшлиләр.
“Кырлай“ ширкәтендә 5 гектарда кәбестә үстердек. Хәзер аны алу, урнаштыру белән шөгыльләнәбез, – ди яшелчәчелек буенча агроном Ленар Хәлиуллин (сулда).
Ильяс Фәттахов