Иҗади үсеш һәм нәтиҗәле эш

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Узган шимбәдә Арчага Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова рәсми сәфәр белән килде.

Арча балалар сәнгать мәктәбенә агымдагы елда “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында ныклап төзекләндерү кертелде. Шул уңайдан Надежда Преподобная массакүләм мәгълүмат чараларының проектка кагылышлы сорауларына җавап бирде һәм сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге белән танышты. 

Кунакларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Балалар сәнгать мәктәбендә кунакларны “Мирас” ансамбле милли көйләр тезмәсе белән каршы алдылар. Актлар залында кунакларны “Күңелле балачак” ансамбленең чыгышы сәламләде. 

“Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында бинаны төзекләндерү белән беррәттән, сәнгать мәктәбенә яңа музыка уен кораллары да кайтартылган. Кунаклар алар белән дә танышты, укучыларның чыгышларын тыңладылар. 

– Илкүләм проектка кертеләсе төбәкләрне сайлаганда беренче чиратта биредә яшәүче халык исәбе һәм сәнгать  мәктәбендә шөгыльләнүче балалар саны исәпкә алына. “Мәдәният” проекты буенча Татарстанда барлыгы 28 мәктәп төзекләндерелгән. Ил буенча бу сан 505не тәшкил итә. Бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Булдыра алганча киң колачлы эш башкару – безнең  максат. Барлык төбәкләргә дә әлеге илкүләм проектны кертәсе килә. Тик Татарстан һәрвакыт алда. Бу безне әлбәттә куандыра”, – диде министр урынбасары. Иҗат өлкәсендә үзенең кечкенәдән рәсем сәнгате белән яратып шөгыльләнгәнлеген, балаларның кызыксынуларына каршы килмәскә, киресенчә, үстерергә кирәклеген ассызыклап үтте Надежда Преподобная.

“Мәдәният” илкүләм проекты тарафыннан эшләнелгән эшләр Арча шәһәре өчен зур ярдәм булып тора. Яшь талантлар белем ала торган киңлекне заманчалаштыру һәм аның куркынычсызлыгын тәэмин итү – төп эшләрнең берсе.

Ныклап төзекләндерү вакытында Арча балалар сәнгать мәктәбе бинасының фасады яңартылды, түбәсе алыштырылды, подвалында эчке бизәү эшләре башкарылды. Моннан тыш, мәктәпкә фортепиано, баян, тальян, гитара, домбра кебек музыка уен кораллары һәм кайбер җиһазлар кайтартылды, сәхнәгә махсус яктырткычлар уртнаштырылды.

Бүгенге көндә Арча балалар сәнгать мәктәбендә музыка, сәнгать, хореография, театр һәм  агачтан уеп ясау юнәлешләре буенча 851 бала белем ала. Аларга 43 педагог белем бирә. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2273,6 квадрат метр, 174 кеше сыярлык зур залы бар. Районыбыз авылларында 9 филиалы эшли. Шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар белән дә биредә кул эшләре буенча махсус түгәрәкләр алып барыла.

– Мәктәп  коллективы исеменнән Россия Федерациясе Президентына, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Республикасы һәм Арча районы хакимиятенә рәхмәтемне белдерәм. Яңа уен коралларында уйнау яшь талантларга үзләренең иҗади потенциалларын ачарга, һөнәри осталыкларын камилләштерергә һәм республика, Бөтенроссия, Халыкара бәйге-фестивальләрдә яңа җиңүләр яуларга мөмкинлек бирәчәк, – диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International